Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокурор Навальныйны 10 елга төрмәгә ябуны сорый


Алексей Навальный басып тора.
Алексей Навальный басып тора.

Мәскәүнең Замоскорецки мәхкәмәсендә прокурор Алексей Навальныйны 10 елга, ә аның энесе Олегны сигез елга төрмәгә ябу карары чыгаруны сорады. "Ив Роше" ширкәте белән булган мутлыклары тулысынча дәлилләнде, дип белдерә гаепләүче.

Мәхкәмә карары 15 гыйнварда игълан ителәчәк, дип яза "Интерфакс".

Тикшерү белдерүенчә, бертуган Навальныйлар "Ив Роше Восток" ширкәтенең 30 миллионнан артык акчасын үзләштергән.

Навальныйларның тарафдарлары һәм адвокатлары бу эшне эзәрлекләү буларак бәяли һәм сәтләштерелгән дип белдерә. Навальный хәзер өй сагында, ә Олегка шәһәрдән чыгып йөрү тыелган. Бүген мәхкәмә Навальныйның өй сагында калуын 15 февральгә кадәр озайтты, аңа хакимият оешмаларына һәм халыкара мәхкәмәләргә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бирелгән.

XS
SM
MD
LG