Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Кырым белән бәйле яңа чикләүләр кертте һәм аннексияне туктатырга чакырды


Барак Обама
Барак Обама

Американ президенты Барак Обама “Украинаның Кырым төбәгенә тауар һәм технология экспортын, хезмәт күрсәтүне һәм инвестицияләр кертүне тыйган” карар имзалады. Американ компанияләренә шулай ук Кырымда милек алу тыела.

Моннан тыш ул финанс министрына Кырымда эш итүче ширкәтләргә һәм аерым шәхесләргә карата чикләүләр кертүне рөхсәт итте. Министрлык мәгълүматына күрә, андый чикләүләр Русия һәм Украинаның 17 ватандашына һәм 7 ширкәткә каралган.

Обама сүзләренчә, бу карарның максаты – американ ширкәтләренә Кырымдагы вазгыятьне аңлату һәм Русиянең Кырымны аннексияләвен танымау турында кабат белдерү.

Обама Русияне Кырым оккупациясен һәм ярымутрауны аннексияләү тырышлыгын туктатырга, Украинаның көнчыгышындагы сепаратистларга ярдәм итүне туктатырга, Мински килешүләрен тулысынча үтәргә чакырды.

АКШ президенты Украинаның мөстәкыйльлеген вә бөтенлеген, андагы демократия үсешен хуплауда Европадагы беректәшләр һәм дөнья җәмәгатьчелеге белән хезмәттәшлек итәчәген әйтте.

Кырым белән бәйле яңа чикләүләр турында бу атнада Европа Берлеге дә игълан иткән иде.

XS
SM
MD
LG