Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина Һаагтагы халыкара мәхкәмәгә мөрәҗәгать әзерли башлады


Мариуполь шәһәре утка тотылганнан соң
Мариуполь шәһәре утка тотылганнан соң

Украинаның иминлек һәм саклану шурасы 2014-2015 елларда Украина ватандашларына карата кылынган кешечелеккә каршы җинаятьләрне тикшерү өчен Украина хөкүмәтенә Һаагтагы халыкара мәхкәмәгә мөрәҗәгать әзерли башлау эшен йөкләде.

Украина ДНР белән ЛНРны "террорчы оешмалар" итеп танырга чакырырга җыена.

Украинаның иминлек һәм саклану шурасы утырышы Мариуполь шәһәре утка тотылганнан соң икенче көнгә узды. Шимбә көнне бу шәһәр утка тотылу нәтиҗәсендә кимендә 30 кеше һәлак булды, йөздән артыгы җәрәхәтләр алды.

Украина президенты Петро Порошенко утны Русия яклы сепаратистлар ачкан дип белдерде. Аның сүзләренчә, украин хәрбиләре сепаратистларның ут дөресләүчесен кулга алган, хәзер аннан сорау алу бара. Дүшәмбедә украин ягы Мариупольның утка тотылуына ДНРның катышы булуына дәлилләр китерергә җыена.

Утырышта катнашучылар "Русия ягыннан янаулар һәм террорчылык гамәлләренә" каршы гадәттән тыш чаралар тикшерде. Шура көнбатыш илләре Русиягә каршы керткән чикләүләрне Украина территориясендә дә кулланырга чакырды.

Русия хакимиятләре Украинаның көнчыгышындагы бәрелешләрдә Русия хәрбиләре катнашуын һәм сепаратистларны корал белән тәэмин итү гаепләүләрен кире кага.

XS
SM
MD
LG