Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Европа Шурасы Парламент ассамблеясы эшенннән читләштерелә


Парламент ассамблеясындагы Русия вәкиле Алексей Пушков
Парламент ассамблеясындагы Русия вәкиле Алексей Пушков

Европа шурасы Парламент ассамблеясындагы Русия вәкиле Алексей Пушков ассамблея эшенә 2015 ел азагына кадәр катнашмаячакларын белдерде.

"Русиянең ассамблеядагы төп хокуклары алынса без аның эшендә кимендә 2015 ел ахырына кадәр катнашмаячагыбызны белдердек", диде Пушков.

Русиянең Европа Шурасы эшендә катнашу-катнашмавы ел ахырында "сәяси вазгыятьтән чыгып" хәл ителәчәк.

Парламент ассамблеясы 2014 елның апрелендә Кырым аннексиясенә җавап итеп 2015 елга кадәр Русияне тавыш бирү хокукыннан мәхрүм иткән иде. Язгы сессияне Русия депутатлары моңа ризасызлык йөзеннән ташлап чыгып китте һәм ассемблеяның алдагы утырышларында катнашудан баш тартты. Русия вәкилләре Страсбурга җәйге һәм көзге сессияләргә килмәде.

Парламент ассамблеясы 47 ил парламент вәкилләрен берләштергән Европадагы иң дәрәҗәле киңәш органнарының берсе. Иң зур биш ил, шул санда Русиянең ассамблеяда 18 вәкиле бар. Калган дәүләтләрдән биредә 5-7 кеше эшли.

Шураның җирле һәм төбәк хакимиятләре корылтаенда Татарстан вәкилләре дә катнаша иде.

"Бу - Татарстан өчен зур хөрмәт, ул безнең алда зур җаваплылык куя. Без алга таба да илебез өчен актуаль мәсьәләләрне күтәрәчәкбез һәм монда, Европа советында, Русия һәм аның субъектларының ихтыяҗын яклаячакбыз", - дигән иде Азатлыкка Страсбургка Татарстан исеменнән йөргән Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент ассамблеясы сессиясе җомга көнне тәмамлана.

XS
SM
MD
LG