Accessibility links

Кайнар хәбәр

Amnesty International Рәфис Кашаповка ирек таләп итә


Кеше хокукларын яклаучы халыкара Amnesty International оешмасының Русия бүлеге Рәфис Кашаповны иреккә чыгаруны таләп итеп белдерү таратты. Хат Русия тикшерү идарәсенең Татарстан тикшерү комитеты рәисе Павел Николаев исеменә язылган.

Хатта татар активисты Рәфис Кашаповның үз мәкаләләрен сүз иреге хокукыннан файдаланып язуы сәбәпле аның үз фикерен белдергәне өчен кулга алынуы һәм изоляторда тотылуы “канунсыз” диелгән. Сүз иреге хокукы бозылган Кашаповка халыкара кануннар нигезендә кичекмәстән медицина ярдәме күрсәтү таләп ителгән һәм Русиядә барлык ватандашларның да сүз иреге хокукының бозылмавын тәэмин итү соралган.

26 гыйнвар Чаллыда милли хәрәкәт вәкилләре, мөселманнар катнашында үткән утырышта узган ай кулга алынган Рәфис Кашаповны азат итүне таләп итеп БМОга, халыкара хокук оешмаларына, Русия, Татарстан прокуратураларына мөрәҗәгатьләр әзерләнде. Җыенда катнашучылар да бердәм рәвештә Рәфис Кашаповның 19 гыйнвардан бирле тоткан ачлыкны сәламәтлеге начар булуы сәбәпле туктатырга чакырды.

XS
SM
MD
LG