Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәҗлес рәисе урынбасары Әхтәм Чийгөз кулга алынды [ВИДЕО]


Әхтәм Чийгөз
Әхтәм Чийгөз

Кырымда Мәҗлес рәисе урынбасары Әхтәм Чийгөз "халыкны тәртипсезлекләргә чакыруда һәм үзе шунда катнашуда" гаепләнеп кулга алынды, дип хәбәр итте Русия тикшерү комитеты вәкиле Сергей Маркин.

Акмәчетнең Киров районы мәхкәмәсе карары белән аны 19 февральгә кадәр сак астында тоту турында карар кабул ителгән. Гаепләүгә 2014 елның 26 февралендә булган урам җыенында ясалган чыгышлар дәлил итеп китерелә. Кырым югары радасы каршында Мәҗлес вәкилләре Кырым аннексиясенә каршы урам җыены уздырган иде. Чийгөзнең тәртипсезлекләр вакытында ике кешенең үлеменә катнашы булуы шикләнелә.

"Җитәкченең чакыруына ияреп кырымтатар халкының кайбер вәкилләре тәртипсезлекләр оештырды, милеккә зыян китерде, тәртип саклаучыларның кисәтүенә карамастан "Русское единство" хәрәкәте вәкилләре һәм "самообороначыларга" каршы көч кулланды, Югары радага бәреп кереп 600 мең сумлык матди зыян салды", диелгән Тикшерү комитеты белдерүендә.

Чийгөзнең кулга алынуы кырымтатарлар арасында зур протест дулкыны тудырды. Мәҗлес моны кырымтатар активистларына басым һәм куркытуның чираттагы адымы дип бәяләде.

Узган елның маенда Әхтәм Чийгөз җитәкчелегендәге бер төркем Мәҗлес вәкилләрен Казанда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кабул иткән иде. Бүгенге көндә аңа 10 елга кадәр төрмә яный.

Әхтәм Чийгөз 21 көнгә сак астына алынды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:10 0:00


Кырымтатар Мәҗлесе рәисе урынбасары Әхтәм Чийгөз Русия тикшерү комитетының Кырым идарәсенә декабрь аенда сорау алуга чакырылган иде инде. Очрашуның максаты 2014 елның 3 маенда Әрмәни базардагы "чик буенда" Мостафа Җәмилевны каршы алырга бару турында сөйләшү иде. Ул җыенда катнашкан дистәләгән кеше акчалата җәзага хөкем ителде.

Дүшәмбе көнне ATR Кырымтатар телевидение каналынада тентү булды. Тикшерүчеләр каналның 2014 елның 26 февралендә узган җыенга багышланган барлык видео архивларын алып китте.

ATR каналы җитәкчесенең мәгълүмати сәясәт өчен җаваплы урынбасары Лилия Буджурова туры эфирда халыкка мөрәҗәгать итеп, бу гамәлне "кырымтатар халкына һөҗүм" дип атады.\

XS
SM
MD
LG