Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымдагы "җир каршылыклары" активисты Сейдамет Гемеджи ачлык игълан итте


Кырымтатар активисты Сейдамет Гемеджи
Кырымтатар активисты Сейдамет Гемеджи

"Себат" кырымтатар иҗтимагый оешмасы әгъзасы, җир таләп итеп оештырылган "каршылык аланнары" активисты Сейдамет Гемеджи Кырым тәртип саклаучыларының канунсыз гамәлленә ризасызлык белдереп ачлык игълан итте. Гемеджи 28 гыйнвар кулга алынган, 29 гыйнвар аны ике ай сак астында тоту турында мәхкәмә карары булган.

Кырым стратегик тикшеренүләр институтының ачык хаты Русия җитәкчелеге һәм көч идарәләренә җибәрелде.

"Кулга алу Русия кануннарын тупас бозу нәтиҗәсендә башкарылды. Аның сак астында тотылу кирәклегенә бер дәлил дә китерелмәде. Сейдамет Гемеджи беркайчан да тикшерүчеләр янына килүдән баш тартмады, сөйләшүгә чакырылганда вакытында килде, үз эшчәнлеге һәм "Себат" оешмасы турында соралган барлык мәгълүматне биреп барды. Гаделсезлек һәм канунсызлыкка протест белдереп Сейдамет Гемеджи ачлык игълан итте," диелгән ачык хатта.

Институт җитәкчелеге "кырымтатар патриотларына каршы провокацияне кичекмәстән туктатуны" таләп итә.

"Себат" оешмасы вәкилләре сүзләренә караганда, Сейдамет Гемеджины кулга алуның сәбәбе аның кайчандыр җир таләп итеп оештырылган каршылык чаралары вакытындагы телевидениегә әйткән сүзләре булырга мөмкин. Билгеле булганча дүшәмбе көнне ФСБ һәм көч структуралары ATR кырымтатар телевидение каналына тентү белән килеп барлык видео архивларны алып китте.

XS
SM
MD
LG