Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия югары мәхкәмәсе: Мәктәпләрдә мөслимәләргә яулык ябуны тыю кануни


Яулык ябу тыю карары кабул ителгәнгә кадәр Мордовиядәге мәктәпләрнең берсендәге татар кызы
Яулык ябу тыю карары кабул ителгәнгә кадәр Мордовиядәге мәктәпләрнең берсендәге татар кызы

Русия югары мәхкәмәсе мәктәпләрдә мөслимәләргә яулык ябуны тыю кануни дигән карар чыгарды. Мәхкәмә Мордовиядәге җиде ата-ана теләген кире какты.

Әлеге әти-әниләр республика хөкүмәтененең 2014 елның маендагы мәктәпкә яулык белән килүне тыю карарын өлешчә канунга каршы килә дип шикаять иткән иде. Алар мәхкәмәдә хакимиятләрнең бу карарны дини дискриминация булмасын өчен кабул итүен, ә чынлыкта киресенчә килеп чыгуын сөйләде. Мәктәпләрдә аларның кызларын мыскыл итә, башларыннан хиҗапларын йолкып ала, дәрескә кертми башлаганнар.

"Яулык – ул безнең мирасыбыз, күп гасырлардан килгән мәдәни яшәешебез", дип белдерде мәхкәмәдә Камил Бәдретдинов. Аның укучы өч кызы бар. Чыгыш ясаучылар Мордовиядә 60тан артык милли рухтагы авыл барлыгын һәм анда яшәүчеләрнең яулык ябуны тыю карарын бик авыр кичерүләре турында да сөйләделәр.

Узган елның көзендә ата-аналар Мордовиянең югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итеп, әлеге карарны кире кагуны сорады, әмма аларның үтенече канәгатьләндерелмәде. Аннан соң алар Русия югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте.

Мәхкәмәдә катнашкан адвокатлар Мордовия хөкүмәтенең бу карары Русия Конституциясендәге дин иреге һәм белем алу хокукларын боза дип чыгыш ясады.

Русия югары мәхкәмәсе утырышы алдыннан Чуашстан һәм Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов Азатлыкка, кайбер югары уку йортларында христиан часовнялары да булуны әйтеп, яулык мәсьәләсен Русия җәмәгать пулатында караячакларын әйткән иде.

Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин президент Владимир Путинга хат юллап, яулыклы кызларны якларга чакырды.

XS
SM
MD
LG