Accessibility links

Кайнар хәбәр

Когогин: “КАМАЗ” машиналарын сату кризиста өч тапкырга кимегән


“КАМАЗ” машиналарын сату “мул” заманалар белән чагыштырганда, кризиста уртача өч тапкырга кимегән. Бу хакта Чаллы шәһәренең хисап сессиясендә “КАМАЗ” башлыгы Сергей Когогин белдерде.

“Әгәр кризиска кадәр көненә 120-150 машина сатылса, хәзер 40-50 генә китә”, диде ул.

"БИЗНЕС Online" хәбәр итүенчә, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ»га кирәкле мәсьәләне республика җитәкчелеге федераль дәрәҗәдә күтәрәчәген әйткән. Миңнеханов сүзләренчә, ширкәтне саклап калу гына түгел, аны замана шартларына да туры китерергә кирәк, юкса ул көндәшлеккә сәләтле булмаячак.

XS
SM
MD
LG