Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия татарлары Татарстан җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте


Татарстан президенты Рөстәм Миңнезанов Искешәһәр татарлары сабантуенда. 2013 ел
Татарстан президенты Рөстәм Миңнезанов Искешәһәр татарлары сабантуенда. 2013 ел

Төркиядәге өч татар оешмасы Татарстан җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп Рәфис Кашапов вә Фәүзия Бәйрәмованы эзәрлекләүне туктату өчен чаралар күрергә чакырды.

"Казан татарлары Русия империясе тарафыннан гасырлар буена геноцид һәм колонизациягә дучар булган. Халкыбызны көчләп чукындыру, рухи һәм милли тамырларыбызны корыту, әхлаксызлык һәм эчкечелеккә батыру - Мәскәү сәясәтенең төп максатларының берсе. Кремль бу сәясәтне бүген дә дәвам итә. "Урыс дөньясында" православие дине һәм урыс милләтеннән башка беркемгә дә урын юк. Мөселманнар һәм милли активистлар тирәсендәге киеренкелекне Кремль һәм махсус хезмәтләр тудыра. Аларның кулга алынуы һәм аларга тагылган гаепләүләрне Мәскәү оештыра", диелгән әлеге мөрәҗәгатьтә.

Төркиядә яшәүче татарлар Татарстан җитәкчелегенә тарихка "ак патша" наместниклары булып кереп калырга телисезме, әллә үз халыкка, аның диненә һәм мирасына хезмәт иткән данлыклы кешеләр булып керергә телисезме, дигән сорау бирә һәм бу атнада тоткында калу вакыты тагын ике айга озайтылган Рәфис Кашаповны һәм тарихчы вә "Иттифак" фиркасе рәисе Фәүзия Бәйрәмованы эзәрлекләүне туктатырга чакыра.

"Татар халкының бу ике активисты тел, дин, мәдәният һәм гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү өчен күп хезмәт куйды. Шул хезмәт өчен ирекләрен корбан итте. Аларны яклап сез дә халкыгызга хезмәт күрсәтә аласыз!" диелгән Татарстан җитәкчелегенә юлланган мөрәҗәгатьтә.

Мөрәҗәгатькә Искешәһәр Казан татарлары оешмасы, Конья Бөгределик Себер татарлары оешмасы, "Мирас" Казан татарлары оешмасы кул куйган.

XS
SM
MD
LG