Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә матәм йөрешендә 50 меңнән артык кеше катнашты


Мәскәүдә Борис Немцовны искә алу җыенына, "Белый счетчик" оешмасы хәбәр итүенчә, 50 меңнән артык кеше чыккан. Полиция катнашучылар саны җиде меңнән артык түгел иде дип белдерде.

Чарада 15 кеше тоткарланды. Матәм чарасы Марьино бистәсендә узарга тиешле кризиска каршы "Яз" җыены урынына узды.

Немцовны искә алу чаралары шулай ук Хабаровски, Екатеринбур, Томски һәм Новосибирски шәһәрләрендә узды. Казандагы чарада 500ләп кеше катнашты.

Воронежда матәм чарасына казак киемендә империя әләмнәре һәм ДНР шигарләре тотып килгән "Антимайдан" вәкилләре катнашучыларга зеленка сипкән дип хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG