Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура: Очучы A320 очкычын җимерергә теләгән


A320 очкычының кабина күренеше (башка очкыч)
A320 очкычының кабина күренеше (башка очкыч)

Марсель прокуратурасы Germanwings һава юлларының ике очучының берсе очкычны махсус җимерергә теләгән дип белдерде. Мондый нәтиҗә кара тартмалар тикшерелгәннән соң ясалган.

Бер очучы кабинадан чыгып киткән. Эчтә калган Андреас Любиц исемле икенче очучы ишек шакуына карамастан аны кире кертмәгән. Үзе ул һәлакәткә кадәр аңында булган, әмма хәбәр бирмәгән.

Кара тартмалардагы мәгълүматларга караганда, юлчылар очкычның төшүен казага берничә секунд калганда гына аңлаган.

Очкычны җимерергә теләгән дип саналган икенче очучы Germanwings ширкәтендә 2013 елның көзеннән эшләгән.

Lufthansa ширкәтенең бер өлеше булган A320 Germanwings очкычы 24 март Барселонадан Дюссельдорфка очканда Франция​ тауларында казага очрады. Очкычта булган 150 кешенең барысы да һәлак булды. Юлчыларның күбесе Германия һәм Испания ватандашлары иде.

XS
SM
MD
LG