Accessibility links

Танылган аккордеончы Сәрвәр Әбкәримов ATRны яклап мөрәҗәгать итте


Сәрвәр Әбкәримов
Сәрвәр Әбкәримов

Дөньяда танылган кырымтатар аккордеончысы Сәрвәр Әбкәримов Азатлык аша бердәнбер кырымтатар телевидение каналы тирәседәге хәлләргә ризасызлык һәм борчылу белдерде.

"ATR язмышы өчен борчылган меңләгән кеше кебек мин дә бу көннәрдә канал тирәсендә булып яткан хәлләргә битараф кала алмыйм. ATR кырымтатарларга киләчәккә ышаныч биргән иде, телебез кухня теленнән матур әдәби тел дәрәҗәсенә күтәрелде, бай тарихыбыз һәм мәдәниятебез турында күпме әйбер белдек! Үтермәгез ATRны", дип мөрәҗәгать итә музыкант канал язмышын хәл итүчеләргә.

Ташкент өлкәсенең Чирчик каласында туып башлангыч музыка белемен шунда алган, соңыннан укуын Мәскәүдә дәвам иткән музыка остасы ATR тирәсендәге хәлләрнең ничек кенә чишелүенә карамастан, кырымтатарлар үзләренә хас булган зирәк акыл белән эш итәчәк дип саный, әмма ATRны бетерүчеләр тарихка бер гаебе булмаган каналны яптырган кансыз палачлар булып кереп калачак, ди ул.

"ATR һәм Мәйдан радиосын теркәүдән баш тартып сез халкымны күрү, сөйләү, ишетү һәм тыңлау хокукыннан мәхрүм итәчәксез. Сез бөтен бер халыкны телевидениесез генә түгел, мәгълүмати, мәгариф һәм рухи чыганактан өзәчәксез. Тагын бер тапкыр үз өстегезгә бу гөнаһны алмагыз. Горурлыгыбыз һәм өметебездән өзмәгез. ATRны үтермәгез!" диелгән Сәрвәр Әбкәримов мөрәҗәгатендә.

Әбкәримовны "Русиянең алтын аккордеоны" дип атыйлар, әмма аның иҗаты чит илләрдә күбрәк танылган.

1 апрельдә ATR каналына ябылу яный.

XS
SM
MD
LG