Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Левада»: Сталин чорындагы җинаятьләрне 45% халык аклый


Русиянең 45% халкы Сталин чорында совет халкы арасында күп корбаннар булуны дөрес гамәл дип саный. 2012 елда әлеге сан ике тапкырга азрак иде. Бу хакта «Левада» үзәгенең мартта уздырган сораштыру нәтиҗәләре күрсәтә. Сораштырылганнарның 57% Сталинны дәүләт җинаятьчесе дип атауга каршы килә.

Гыйнвар аенда уздырылган сораштыруда русияләрнең яртысыннан күбрәге Сталинның Русия тарихындагы ролен уңай бәяләде.

Кичә Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасы утырышында чыгыш ясап Николай Сванидзе Җиңү көне алдыннан Сталинны рухи акларга тырышуның көчәюе миллионнарча кешене мыскыл итү булып тора һәм җәмгыять фикерендә каршылык тудыра ала.

Узган атнада «Яблоко» фиркасенең яшьләре бүлеге Мәскәүдә «Корбаннар турында онытып сез баш чабучыга әйләнәсез» дигән шигарь белән Сталинга каршы чара уздырды.


XS
SM
MD
LG