киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


шәлкемнәр / матбугат

арткаалга
гыйнвар 2010

Татарга Сталин кирәкме әле?

“Безнең гәҗит”нең “Әйтер сүзем бар” сәхифәсеедә Татарстанның төрле районнарыннан килгән хатлар урын алган. Хатлар “Сталин безнең беләнме?” дип исемләнгән телетапшыру карагач язылган.

Арча районы Яңа Кенәр авылыннан хат язучы Ф.Фазылҗанов фикеренчә, Русиядә беренче урында һәрчак идеаллар, ә кеше гомере, бәхет төшенчәләре һәрчак икенче урында тора.

Сталин түрәләргә кирәк әле

Автор Сталинның хәзер дә идеология коралы булуын әйтеп үтә. Арча үзәгендә сугышчыларга һәйкәл төзегәннәр. Сталинның “Наше дело правое – мы победим!” дигән сүзләрен язып куйганнар. Димәк, Сталин әле безнең белән дигән нәтиҗәгә килә Фазылҗанов.

“1946 елда Кырымдагы халык саны 500 мең генә кала, алары да Сталин тарафыннан сөрелә. Кавказда 800 мең чечен, 300 мең карачай һәм 250 мең калмык “халык дошманы” буларак иленнән куыла. Мәчетләр җимерелә, алар урынына терлек асрау урыннары, кинотеатрлар, партия штаблары, клублар барлыкка килә. 1932-33 елларда ачлыктан 3 миллионлап халык кырыла. Ачлыкның сәбәбе уңыш булмауда түгел, ә булган уңышны көчләп алып Кытайга җибәрү.


Сталин режимының канлы статистикасы моның белән генә бетми. 1935-1938,1945-1950 елларда миллионга якын кеше юк ителә. Ә берничә миллионы көч кулланып сөрелә. 1940 елның 5 мартында 25 мең 700 поляк зыялысына Сталин шәхсән үзе үлем карарына имза куя. 14 мең 700 хәрби әсир һәм 30-40 меңләп тоткын үтерелә.

Нигәдер, бүген безнең игътибарны фашизм вәхшилегенә, аеруча яһүдләргә карата булганына юнәлтәләр. Ә Сталин режимының 10 миллионнарча корбанын оныттырырга тырышалар”, дип яза Арча районынан Ф.Фазылҗанов.

Сугышны Сталин башладымы?

Мамадыш районы Югары Ушма авылыннан хат язучы Тәфкил Нургалимов 1939 елда совет-фин сугышын Сталин башлады дип яза. Әмма бу сугышны искә алганда, җитәкчеләр, аларның иярченнәре яшь буынны империянең ялган сәясәте белән агулый, ди автор.
Нургалимов хәзер сугыш ветераннары арасында сугыш күрмәгән кешеләр бар. Аларның кайберләре кайсы фронтта сугышуын да белми дип исәпли. Автор татар теле мәсьәләсен дә күтәрә, халыкны балаларын татар итеп тәрбияләргә чакыра.

“Татарстанда мәктәпләрдә ана теле дәресләрен кыскарталар. Киресенчә, рус мәктәпләрендә дә татар телен өйрәнүне мәҗбүри итәргә кирәк. Безнең авыл төньяктан тау итәгенә урнашкан. Анда болай дип язылган: “Слава погибшим героям!” Әйтик, Татарстандагы рус авылының тау битенә болайрак язганнар дип күз алдына китерегез әле: “Сугыш корбаннарының урыны оҗмахта булсын!” Болай язуны оештырган кешене йә атарлар, йә 58нче маддә нигезендә (“За антисоветскую агитацию”) кимендә 10 ел бирерләр иде”, ди Тәфкил Нургалимов.

Русиягә җир җитми

“Кечкенә тарих” язмасын Чаллы шәһәреннән фронтовик Мәҗит Мифтахов яза. Аның сүзләренчә, 1939 елда совет-фин сугышын Сталин башлый. Русиягә җир җитми, финнарның җирләре болай да аз, ди Мифтахов.

“Безне эстоннар да, украиннар да яратмый. Чөнки Балтыйк буе халыкларын “халык дошманнары” итеп чучка вагоннарына төяп, Төньякка озаттылар. Сталин 1932 елны Украинаның ярты халкын ачтан үтерде. Ярый сугыш бетте - “җиңдек”, ди Мифтахов.

Русиянең киләчәге юк

“Хөсетлек юньлегә илтми” язмасын кем язганлыгы билгеле түгел. Автор үзенең адресын, исемен күрсәтмәгән. Әмма бу кеше башкаларадан аермалы буларак сугыш чорындагы ялгышларда Сталинны гына сүкми. Җитәкче янында булучы түрәләрне дә искә ала. Путин да, Медведев та, Шәймиев тә бөтен ялгышларны күреп бетерә алмый дип саный. Киләчәктә аларны да гаепләрбез микәнни, дип сорау куя.

“Ник дөньяда Русияне яратмыйлар? Ник аңа шикләнеп карыйлар?” - дигәнсез. Шикләнмичә, безнең киләчәк юк. Безнең халык үз-үзен хөрмәт итми, бер-берсенең тырнак астыннан кер эзли.

Журналистлар, мәхкәмә әһелләре Татарстан президентының элеккеге матбугат сәркатибе Ирек Мортазинга Миңтимер Шәймиевне вафат дип ялган мәгълүмат таратуда гаепләп ябырылды. Президент алдында үзләрен күрсәтергә тырышалар, безнеңчә әйткәндә, “тәлинкә” тоталар. Әгәр президент урынында булсам, Ирекне гафу итәр идем. Халыкта шундый әйтем бар: әгәр кешене вафат дип сөйләсәләр, аның гомере озын була! Үзе белән бергә эшләгән кешене төрмәгә яптыру (вакытында яхшы кеше булган бит!), минемчә, президентыбызны бизәми. Киләчәктә ул моның өчен үкенер дип уйлыйм. Шәхсән үзем аны коткарыр идем”, ди билгесез автор.

“Безнең гәҗит” Яңа елда ниләр яза дисәгез…


Югалту юк диләр


“Безнең гәҗит”нең 2010 елдагы беренче санын кулга алуга “Без һаман бергә” дигән исем күзгә ташлана. Монда гәҗит Яңа елны үзенең укучыларын югалтмыйча каршылавын әйтә, тираж элеккечә калды диелә. Киосклар челтәре аша 3 мең ярым гәҗит таралса, почта аша яздырып алучылар 17 мең ярымнан артык икән. Шулай ук “Безнең гәҗит”нең Русиянең төрле төбәкләреннән дә яздырып алучылар да шактый, егермегә якын шәһәр телгә алына.


Мөхәррир әйтсә әйтә инде...

Илфат Фәйзрахманов икенче биттә “Ай эчәбез, кайда безнең шешәбез?” дип гади генә сорау куя, аны язма исеме итеп ала һәм шунда ишетеп-күреп белгән әйберләрен туплый.

Ул Яңа ел алдыннан һәм бәйрәмнән соң булган Русиядәге вакыйгаларга үзенчә аңлатма бирергә тырыша, Татарстанның Арча районына кайтып Яңа ел каршылый, урамда бәйрәм хөрмәтенә уйнап-җырлап кайтырга да өлгерә. Аннан Казанга кайту һәм башкала урамнарындагы күренешләр сүрәтләнә. Язмасын Илфат әфәнде, “Безнең илдә яшен яшьнәми торып, мужик чукынмый шул” дип бетерә. Бәлки ул хаклыдыр, ә бәлки юк, укучылар әйтер…

Күрәзәчелек

“Күрәзәчелек сәләте кемнәрдә?” Әйе, сез дә башка кайбер укучылар кебек сүз тереклек киләчәген әйтүче кешеләр турында булыр дип тә уйларга мөмкинбез. Ләкин монда гәҗит укучылары хат аша башка мәсьәләгә ачыклык кертергә алыналар һәм кайберләре төгәл әйтә диярлек.

“Безнең гәҗит” Казаннан 340 чакрым юл үткән

Гәҗитнең журналисты Лилия Заһидуллина Азнакай районындагы Актүбә бистәсендә кунак булган. Ул андагы ат спорты мәктәбен, балалар сәламәтләндерү үзәген һәм гер күтәрү осталарын күреп кайткан. Лилия дәүләт гәҗитләреннән аермалы буларак рәсмилектән качарга, геройларны кызыклы итеп тәкъдим итәргә тырыша.

Тарих

Меңъеллык Казан һәм күптән түгел меңъеллыгын зурлап билгеләп үткән Алабуга шәһәре. Соңгысының ничек үзен башкаладан
калышмыйча дөньякүләм танылу алуын Фирдәвес Хуҗин “Алабугага ничә яшь?” исемле язмада аңлата.

Чынбарлык

“Болай да көч-хәл белән очын-очка ялгап баручы завод кассасыннан Кулиев кесәсенә керергә тиешле акчаның 17 миллион сум икәнен ишеткәч, вәкил егылып китә яза”, ди Наил Вахитов. Ул Биектау районындагы түрәнең 17 миллион сум ришвәт алырга теләү аркасында кулга алынуын яза. Автор белдергән бу кеше оста эш йөртә, ләкин барыбер тозакка эләгә.

Дини вәзгыять

“Иманга юл” сәхифәсендә Татарстанның министрлар кабинеты каршындагы дин эшләре идарәсе башлыгы Ринат Вәлиуллин бн әңгәмә бирелә.

“Татарстан бүген уникаль җирлеккә әйләнде. Аның тәҗрибәсен Русиядән генә түгел, чит илләрдән дә килеп өйрәнәләр. Хилари Клинтонның күптән түгел Казанда Президентыбыз Минтимер Шәймиев белән очрашып, диннәр арасындагы мөнәсәбәтләр мәсьәләсендә киңәшләшергә мөмкинме, дип соравы күп нәрсә хакында сөйли” дип Ринат әфәнде дә алдан кабатланган фикерләрне әйтә. Журналистның Айзат Шәймәрдәновның бу өлкәдәге вакыйгалар белән танышып баруы сизелә, шуңа бәйле рәвештә кызыклы сораулар да бирелә.

“Бүген без кем беләндер саубуллашабыз”


“Яңа ел белән!” алга таба түләүле булачак…


“Безнең гәҗит”нең узган елгы соңгы санын кулга алуга беренче булып түбәндәге сүзләр күзгә бәрелә. Алар “Яңа ел белән!” исеме астына тезелешкәннәр:

“Бүген без кем беләндер саубуллашабыз, ә күпчелек белән алдагы елда да атна саен очрашып торырбыз. Аллага шөкер, тиражыбыз кимеми”, ди гәҗит редакциясе. Шунда ук яңа үзгәрешләр дә җиткерелә, 2010 елда “Безнең гәҗит”тә котлаулар түләүле булачак икән. Укучылар соравы буенча бөтенләй бетермәкче булганнар, тик кемнәргәдер ул кирәк ди.

“Бөтенләй бетерер идек, ләкин теләүчеләр бар. Чөнки анкеталарда күпчелек котлауларны ошатмавын әйткән. Аның урынына мәзәкләр, сканворд тәкъдим ителер. Яңа елда яңа конкурсларга идеяләребез бар. Барысын да, шул исәптән котлау бастыру тәртибе хакында да 1нче санда игълан булыр” дип яза “Безнең гәҗит” редакциясе. 2010 елдагы беренче сан 13 гыйнварда чыгачак икән.

Яңа ел – ят бәйрәм түгел икән


Гәҗитнең икенче битен ачуга “Әкият күпмегә төшә?” язмасы саллы булуы белән җәлеп итә. Анда баш мөхәррир Илфат Фәйзерхманов “Татар Кыш бабае” темасын күтәрә, аларның бәяләрен, хезмәтләренең җиңел түгеллеген аңлатырга тырыша, сабыйлар өчен, дә зурлар өчен дә Кыш бабайның кирәкле булуын яза.

“Сөендерегез балаларыгызны. Минем дә яшь чакта Кыш бабай булып йөргәнем бар. Үз балаларымны да котладым, танымадылар. Хәзер дә искә алалар, хәтерләренә Кыш бабай булып кереп калганмын...”ди Илфат Фәйзрахманов. Шул ук язмада:

“Кыш бабай мөселманныкы түгел, Яңа ел безгә ят бәйрәм, дип аңлатучылар булса да, аннан баш тартып булмас. Ул безнең балачак хатирәләре белән уелып, күңелгә кереп оялаган” икән мөхәррир фикеренчә.

Бәйрәм, үлем…

Әлеге гәҗиткә соңгы айларда даими язып килүче журналист Фирдүс Гыймалтдиновның, “Сау бул, авыр ел!” исемле мәкаләсе укучыларны игътибарсыз калдырмас дип уйлыйбыз.

“Эчү дигәннән, кайбер экспертлар фикеренчә, гыйнвар аенда хәмер белән агуланып, 300 мең халык кырылырга мөмкин икән”, ди каләм иясе. Шунда ук ул республиканың бүгенге хәлен дә күрсәтергә тырыша.

“Аракы – бюджетны тулылындыручы төп продуктның берсе икәнлеген дә онытмыйк. Ә бюджет быел бик киеренке булачак. Татарстан Русия күләмендә бюджет әҗәтләре буенча өченче урында тора. 39 миллиард сумнан артык бирәсебез бар. Югарыдагы җитәкчеләр кат-кат түрәләрне каешларын кысарга өнди. Ләкин ахыр чиктә вак түрәләр гади халык каешын кысар кебек.”

Фирдүс Гыймалтдиновның фикерен дәвам иткән икенче язма авторы Нияз Сабирҗанов “Яңа елга вәгазь кирәкме?” дигән сорау куя. Үзе үк шул сорауга җавап бирерә.

“Детское шампанское” да хәрәм

Каләм иясе мәктәп укучылары инша язганда еш куллана торган “Яңа ел, Кыш бабай, Чыршы бәйрәме” кебек сүзләр белән башлап, фикерен тирәнәйтә бара.

“Сәгать 12 тулганчы мул итеп өстәл әзерләп, нинди спиртлы эчемлек бар, шуны өстәлгә куялар. Шул ук вакытта балалар да шампан шәрабе эчәргә әзерләнеп, Президентларның бәйрәм чыгышыннан могҗиза көтә. Ә без каян чыга бу сәрхушләр, гарип балалар һәм ятимнәр дип баш ватабыз. Ата-анаң, әби-бабаң белән бала-чага гөрләтеп аяк тибеп аракы эчкәч, нинди киләчәге булсын ул милләтнең...” ди Нияз Сабирҗанов. Автор дингә кагылышлы тарихи вакыйганы да әйтеп китә.

“Быел болгар бабаларыбыз ислам динен кабул иткән көн 1 гыйнварга, җомга көнгә туры килә. Бу дата бер мәктәпкә дә кирәк түгел. Мәктәпкә Яңа елны исән-имин уздырып җибәрү кирәк” диелә “Безнең гәҗит”тәге Сабирҗанов мәкаләсендә.

“Укымагыз, укып кына карагыз”

Бу сүзләрне гәҗиткә мәкалә язучылар әйтә, алар “Безнең гәҗит”не башкаларга шулай тәкъдим итәләр икән. Без дә үз чиратыбызда соңгы санны укып кына карасагыз зыян итмәс дип киңәш итәбез, чөнки игътибарга алырлык язмалар шактый.
арткаалга
гыйнвар 2010
текст зурлыгы - +

календарь

My Yahoo Google