хәреф зурлыгын көйлә
| бастыр:
24.03.2008
АКШ Кытайны Далай Лама белән сөйләшергә чакыра
Вашингтон - АКШ дәүләт секретаре Кондолизза Райс Кытай хөкүмәтен Тибетка карата "нигезле" сәясәт алып барырга һәм Далай Лама белән сөйләшүләр башларга чакырды.
Тибетнең Һиндстанда сөргендәге хөкүмәте күптән түгел Тибеттә Кытай хакимиятенә каршы протест чараларында 136 кешенең һәлак булганын белдерде, 1300ләп тибетле кулга алынган. Кытай урам җыеннарында үлгәннәрнең саны 2 дистәлән артмады, дип урам җыеннарын оештыруда Далай Лама тарафдарларын гаепләде.
Азатлык Радиосы © 2008 RFE/RL, Inc. | Бар хокуклар сакланган