хәреф зурлыгын көйлә
| бастыр:
24.03.2008
Казанда таҗиклар Нәүрүзне бәйрәм итте
ландыш харрасова
24 март көнне Казанда таҗик җәмгыяте зурлап Нәүрүзне уздырды. Бәйрәмгә үз җәмгыять вәкилләреннән тыш, Татарстандагы ятим балалар, әби-бабайлар чакырылган иде. Алар өчен таҗиклар хәйрия ашы оештырды. Барлык кунакларны зур казанда пешерелгән пылау белән сыйладылар.
Таҗик җәмгыяте җитәкчесе Камилҗан Абдулхоликов әйтүенчә, Татарстанга узган елны Таҗикстаннан 14 мең тирәсе таҗик килгән.
“Бу эшкә килеп китүче таҗикларны да исәпкә алганда килеп чыккан сан, ә даими рәвештә Татарстанда 5 мең милләттәшебез яши. Аларның күпчелеге төзелештә эшли, шулай ук сәүдә (базар), транспорт өлкәсендә хезмәт итүчеләр дә шактый. Соңгы вакытта инде авыл хуҗалыгы тармагына да үтеп керә башладык: кыяр-помидор үстерүчеләр дә бар”, ди Камилҗан Абдулхоликов.
Аның әйтүенчә, таҗиклар Русиягә килгәч төрле проблемаларга очрый. Бу беренчедән тел белмәү, эш таба алмау һәм теркәлү. Бары алдан килеп урнашкан якташлары ярдәмендә генә күпләр төпләнеп кала икән һәм акча эшләп Таҗикстандагы гаиләләренә ярдәм итеп тора.
Таҗикларның дуслыгы һәм бердәмлеге Нәүрүз бәйрәмендә дә күренде. Алар рәхәтләнеп бергәләп җырлады һәм биеде, тәм-томнар белән сыйланды. Бәйрәмгә Татарстандагы башка милләт җәмгыяте вәкилләре дә килгән иде.
Азатлык Радиосы © 2008 RFE/RL, Inc. | Бар хокуклар сакланган