хәреф зурлыгын көйлә   |  бастыр:

24.03.2008

Пакыстанда яңа премьер-министр

Исламабад - Пакыстан парламенты илнең яңа премьер-министры итеп мәрхүмә Беназир Бһуттоның тарафдары Йосыф Раза Гиланины сайлады. Президент Мөшәррәф хакимияте чорында Гилани 5 ел төрмәдә утырып чыкты. 

Сайланудан соң Гилани беренче эш итеп ноябрь аенда гадәттәнтыш хәл вакытында кулга алынган хәкимнәрне иреккә чыгарырга вагъдә итте. Мөшәррәф үзенең элекке парламент тарафыннан сайлануына кануный киртәләр булмасын өчен хәкимнәрне кулга алырга кушкан иде. 

Азатлык Радиосы © 2008 RFE/RL, Inc. | Бар хокуклар сакланган