хәреф зурлыгын көйлә   |  бастыр:

14.04.2008

Татнет йолдызлары бәйгесе башланды

14 апрельдә VI Татнет йолдызлары бәйгесе башланды.

Интернеттагы татарга кагылышлы, Татарстанның дәүләт телләре, ягъни рус һәм татар телләрендәге сәхифәләрнең мәгълүмати якларын бәяләүче бу бәйге ел саен үткәрелә.

Быел рус телендәге сәхифәләр аерым 7 номинациядә, татар телендә 3 – Татар дөньясы, Мәгариф һәм фән, Туган тел номинацияләрендә бәяләнәчәк.

Моннан тыш интернет караучылар тавыш бирү аша үз җиңүчеләрен билгелиячәк.

Азатлык Радиосы © 2008 RFE/RL, Inc. | Бар хокуклар сакланган