хәреф зурлыгын көйлә
| бастыр:
29.04.2008
Милиция хезмәткәре хөкем ителде
мөнир вафин
Салават районында ике милиция хезмәткәре урлашуда гаепләнгән бер кешенең эшен тикшереп Чиләбе өлкәсенең Усть-Катав шәһәренә барып чыккан.
Анда алар гаепленең әтисеннән сорау алганнар һәм тукмаганнар. Моның өчен Чиләбе мәхкәмәсе аларның берсен - өч, икенчесен дүрт елга ирекләреннән мәхрүм итте. Шулай итеп, милициягә дә хөкем бар икән, тик Башкортстанда түгел, ә аннан читтә. Башкортстанда исә, тулы бер шәһәрне, Благовещенда йөзләрчә гаепсез кешеләрне тукмаган милиция хезмәткәрләренә һаман җәза бирелмәгән.
Азатлык Радиосы © 2008 RFE/RL, Inc. | Бар хокуклар сакланган