хәреф зурлыгын көйлә
| бастыр:
02.05.2008
“Башинформ” агентлыгы төрки гаиләгә алынды
фәнис фәтхи
Башкортстанның “Башинформ” рәсми мәгълүмат агентлыгы Төрки телле илләр хәбәрләр агентлыклары берләшмәсенә әгъза сыйфатында кабул ителгән.
Бу хакта Төрки телле илләр хәбәрләр агентлыклары берләшмәсенең Әзәрбаҗан башкаласы Бакы шәһәрендә үтүче 7нче Гали мәҗлесендә әйтелде.
Башкортсаннан бу җыенда “Башинформ” мәгълүмат агентлыгының Хәбәрләр бүлеге җитәкчесе Алик Шакиров катнаша. Алик әфәнде Уфага шалтыратып хәбәр итүенчә, Төрки телле илләр Хәбәрләр агентлыклары берләшмәсенә тагын Татарстанның “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы да кабул ителгән.
Азатлык Радиосы © 2008 RFE/RL, Inc. | Бар хокуклар сакланган