хәреф зурлыгын көйлә
| бастыр:
08.05.2008
Чиркәү яндыру традициягә керә
мөнир вафин
Башкортстанда чиркәү яндырулар беренче тапкыр гына түгел.
Благовещенда чиркәү яндырылуын хәбәр иткән идек. Ул вакыйга җәмәгатьчелектән яшерелде һәм вакыйга үтеп ике атнадан соң гына мәгълүм булган иде. Тагы да бер чиркәүне көлгә әйләндерделәр. Монысы башкаланың Дим районындагы Витошников авылындагы Георгиев чиркәве. Бу вакыйганы да яшерергә тырышканнар булса кирәк, чөнки ул 27 апрель ук булган.
27 апрель православларның Пасха бәйрәме. Шулай итеп, Пасхага православларга “зур бүләк” әзерләгәнннәр. Шәһәр төзелеше планнарына ярашлы, ул бистәдә 2,5 миллион квадрат метр торак төзелергә тиеш. Бу хакта билгеле булу белән анда җир бәяләре бик нык сикергән булган. Әлеге янгын шул җир өчен алыш нәтиҗәсе дип фаразлыйлар. Гәрчә рәсми һәм хокук яклаучыларның комментарийлары әлегә юк.
Азатлык Радиосы © 2008 RFE/RL, Inc. | Бар хокуклар сакланган