хәреф зурлыгын көйлә
| бастыр:
08.05.2008
Җанатар җанын аткан
мөнир вафин
Бер җанатар үлгән. Картаеп түгел, яраткан төркеменең уеннарына җан атарга барганда.
Русиянең җыелма хоккей төркеменең Канадада үтәчәк уенына барганда ул очкычта мәрхүм булган. Әлеге Уфа җанатары очкычка утырганчы ук исерек булган, очкычта да “кырын төявен” дәвам иткән. Пассажирларга бәйләнеп җәфалангач, аны утыргычына бәйләп куярга мәҗбүр булганнар. Ярты сәгатьтән аның үлгән булуы ачыкланган.
Азатлык Радиосы © 2008 RFE/RL, Inc. | Бар хокуклар сакланган