хәреф зурлыгын көйлә
| бастыр:
09.05.2008
Русиядән АКШның ике хәрби атташесы куылды
АКШ Дәүләт департаманты хәбәр итүенчә, АКШның Мәскәүдәге илчелегеннән ике хәрби атташе куылган. Департамент бу карарга риза түгел, әмма аның үтәләчәген белдерде. Рәсмиләр, бу вакыйганың күптән түгел Вашингтоннан ике Русия дипломатының куылуына бәйле булуын кире кага. Русиянең тышкы эшләр министрлыгы аңлатма бирүдән баш тартты.
Азатлык Радиосы © 2008 RFE/RL, Inc. | Бар хокуклар сакланган