хәреф зурлыгын көйлә   |  бастыр:

09.05.2008

Европа Берлеге министрлары Грузиягә бара

Европа Берлеге тышкы эшләр министрларының киләсе атна дүшәмбе көнне Грузиягә барулары көтелә. Халыкара җәмәгатьчелек Грузия белән Русия арасында Абхазия мәсәләсендә кискеннәшкән мөнәсәбәтләргә борчылу белдерә. 

Узган атнада Европа Берлеге һәм НАТО Русиянең төбәккә өстәмә гаскәр китереп вазгыятьне катлауландыруына борчылу белдерде. Мәскәү моны Грузиядән саклыну өчен эшләгәнен әйтте. Швеция тышкы эшләр министры Карл Билдтның матбугат хезмәте, министрлар төбәккә хәлләрне ачыклар өчен бара, дип хәбәр итте.

Азатлык Радиосы © 2008 RFE/RL, Inc. | Бар хокуклар сакланган