хәреф зурлыгын көйлә
| бастыр:
11.05.2008
Багдадта бәрелешләр тукталды
Гыйрак хакимиятләре бүген Багдадта бәрелешләр тукталды дип белдерә. Багдадның Садр шәһәре өлешендә шыгый сугышчылар белән Гыйрак көчләре арасында атышларны туктату килешүе гамәлгә керде.
Садр шәһәрендә АКШ һәм Гыйрак көчләре белән сугышчан шыгый дин әһеле Моктада әс-Садр яклы төркемнәр арасында бәрелешләр атналарча дәвам итте.
Гыйрак хөкүмәте эзләнгән сугышчыларны тотарга, корал җыю өчен тентүләр үткәрергә хокукы булуын белдерде.
Мондый гамәлләр элегрәк Садр Шәһәрендә бәрелешләргә китергән иде.
Азатлык Радиосы © 2008 RFE/RL, Inc. | Бар хокуклар сакланган