хәреф зурлыгын көйлә
| бастыр:
16.05.2008
БМО резолюциясе гөрҗи качакларның Абхазиягә кайтуын яклый
БМО Гомуми Мәҗлесе Грузиядән аерылырга теләүче Абхазиядән киткән качакларның үз өйләренә кайту хокукын яклаучы резолюция чыгарды.
1990 еллар башындагы ватандашлар сугышы чорында дистәләрчә мең гөрҗи Абхазиядән качып киткән иде.
Мәҗбүри булмаган бу резолюцияне яклап Гомуми Мәҗлестә бары 14 дәүләт кенә тавыш бирде. 10 ил каршы чыкты, 105 ил бер якка да кушылмады.
Грузиянең БМО дагы илчесе Иракли Аласания бу резолюцияне Грузия өчен җиңү дип атады.
Азатлык Радиосы © 2008 RFE/RL, Inc. | Бар хокуклар сакланган