хәреф зурлыгын көйлә   |  бастыр:

21.05.2008

Берлин филармониясенә янгын зур зыян китерде

Берлин филармониясендә булган янгын аркасында тамаша һәм концертлар кичектерелде. Янгынны сүндерү өчен бинаның түбәсен  тишү кирәк булган. 

Полиция янгын бинада барган эретеп ябыштыру эшләре вакытында чыккан, дип фаразлый. Анда эшләүчеләр һәм тамашачылар коткарылган, аларга зыян булмаган.

Берлин филармониясе бинасын архитектор Һанс Шарун зур чатыр шәкелендә 1963 елда төзеткән. Аның тамаша залы һәм Берлин филармониясе оркестры - дөньяның иң танылган концерт залы һәм оркестрлардан санала. Хәзер оркестрны британ дирижеры Саймон Раттл җитәкли. 


Азатлык Радиосы © 2008 RFE/RL, Inc. | Бар хокуклар сакланган