хәреф зурлыгын көйлә   |  бастыр:

21.05.2008

Ел саен хайваннар саны 1% кими бара

Лондонның зоология җәмгыяте мәгълүматларына караганда, 1970 елдан алып җир шарында хайваннар саны 25-30% кимегән. Җирдә хайваннар 25% кимегән, диңгез һәм океаннарда - 28%, елгаларда - 29% азайган. 

Кешеләрнең эшчәнлеге нәтиҗәсендә хайваннар саны 1% кими бара, дигән нәтиҗә ясалды. Моның төп сәбәпләре итеп галимнәр тирә якның пычрануын, авыл хуҗалыгы эшчәнлеген, шәһәрләр үсешен, аучылык һәм балык тотуны атады.

Азатлык Радиосы © 2008 RFE/RL, Inc. | Бар хокуклар сакланган