хәреф зурлыгын көйлә
| бастыр:
22.05.2008
Русия Украинаның кайбер сәясәтчеләрен илгә кертми
Үз белдерүләре белән Русия мәнфәгатьләренә зыян салган Украинаның кайбер сәясәтчеләре моннан соң Русиягә килә алмаячак. Тышкы эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, чикләү аерым алганда Украина юстиция министры урынбасары Евгений Корнийчукка кагыла. Ул Русия премьер-министры Владимир Путинга карата килешмәгән сүзләр әйткән булган.
Бу карар Мәскәү шәһәр башлыгы Юрий Лужковның Украинага кертелмәвенә бәйле, диләр Мәскәүдә. 11 майда Кара диңгез флоты бәйрәмендә Севастополь шәһәрендә ясаган чыгышында Лужков бу шәһәрнең Украинаныкы булганына шик белдергән иде.
Азатлык Радиосы © 2008 RFE/RL, Inc. | Бар хокуклар сакланган