хәреф зурлыгын көйлә   |  бастыр:

25.06.2008

Хәбиров коррупциягә тикшерелә

 мөнир вафин

Башкорттан президенты хакимияте башы Радий Хәбиров вазифасыннан читләштерелгән иде.

Ул коррупциягә бәйле тикшерелә. Башкортстан президенты сүзчесе Азамат Абдрафыйков сүзләренә караганда, тикшерү бер ай барачак. Радий Хәбиров исә мәхкәмәләшәчәген белдерде. Ул бу турыда “Интерфакс” агентлыгына хәбәр иткән.

Инде яңа хакимият башының да кем булачагы турында фаразлар башланды. Интернетның “Уфагуб” сәхифәсе бу урынга министрлар кабинеты аппараты җитәкчесе Фатих Казакбаев билгеләнәчәнген хәбәр итә.

Азатлык Радиосы © 2008 RFE/RL, Inc. | Бар хокуклар сакланган