Чара Уфаның опера һәм балет театры каршында узды. Анда алты кыз катнашты. Йөзү костюмнары һәм эчке киемнәрдәге кызларның берничә шигаре дә ят иде. Мәсәлән, “Ике күкрәк – ике яклы хәрәкәт” дигәне. Эш шунда, бу чара үткән Ленин урамында узган елдан берьяклы машина хәрәкәте калган иде. Әлеге шигар шуңа каршы булып чыкты.
“Тыгыз төзелешләргә каршы – тыгыз арт шәрифләре” дип аталган шигар шәһәрдәге төзелешләрнең тыгызлыгына каршы юнәлтелгән иде. Калганнары гадирәк: “Лаеклы пенсия телим!”, “Пенсионерларны яклыйм!”, “Мин кешелекле табиблар һәм үлем очраклары булмау яклы!” 15 градуслы суыкта кызлар аз гына басып тордылар да, машина хәрәкәтен туктатып, юл аша чыгып бик тиз генә юкка да чыктылар.
Чараны оештыручылар аларның шундый юл белән башкала хакимиятенең аерым проблемнарга игътибарын юнәлтүен ирештерә.
Чараны 4 март Русия президенты белән бергә Уфа шәһәре шурасына сайланачак бер намзәт оештырган. Исем шәрифләре мәгълүм түгел.