Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Киләчәген кайгырткан халык үз телен һәм мәдәниятен үстерүгә акча табарга тиеш"


Виктор Тихонов
Виктор Тихонов

Азатлык радиосы Русиядәге башка халыкларның үз телләрендә интернетны үстерү тырышлыкларын яктыртуын дәвам итә. Элегрәк без сезне якут интернеты әһеле Николай Павлов белән таныштырган идек. Бүген чуаш интернеты активисты Виктор Тихонов фикерләрен тәкъдим итәбез.

Виктор Тихонов – Чуаш Википедиясенең идарәчесе, бу проектны тартып баручы төп кешеләрнең берсе. Аңа 49 яшь. Чуашстанда туып үскән, бүгенге көндә Мәскәүдә яши.

– Википедиянең чуаш бүлеге кайчан барлыкка килде?

– Чуаш Википедиясенең барлыкка килү тарихы турында артык күп әйтә алмыйм. Моның белән Николай Плотников исемле кеше шөгыльләнгән иде. Мин чуаш телендәге ирекле энциклопедиядә 2006 елның декабрендә эшли башладым. Ул вакытта мәкаләләр саны 5 меңгә якын иде. Хәзерге вакытта мәкаләләр саны акрынрак үсә, без, нигездә, инде язылган мәкаләләрне тулыландыру, төзәтү, тирәнәйтү белән мәшгуль. (Хәзерге вакытта Чуаш Википедиясендә 13,7 мең мәкалә бар – Р.Я.)

– Сез бу проектта ни өчен эшли башладыгыз?

– Википедиягә мине борынгы телләрнең берсе сүнмәсен дигән теләк алып килде. Шулай ук егет кешенең кызыксынуы да роль уйнагандыр: үземне тәрҗемә эшләрендә сыныйсы килде, яңа дөньяда чуаш теленең потенциалы бармы дигән сорауга җавап табасы килде. Нәтиҗә буларак, ике сорауга да уңай җавап алдым.

Бердәнбер ошамаган нәрсә: проектка яшь егетләрне җәлеп итеп булмый. Моның сәбәбен мин чуаш телендә тулыканлы телевидение булмауда күрәм.

– Википедияне иң күп кулланучылар арасында гадәттә укучылар һәм студентлар. Чуашстанда милли мәгариф ни хәлдә?

– Википедияне күпме укучылар куллануы билгесез, моның статистикасы юк. Мәктәпләрдә милли телдә укыту бара, тик бик авыр һәм акрын. Барлык ата-аналар да балаларының чуаш телен һәм мәдәниятен белүен теләми шул.

Белүемчә, башлангыч сыйныфларда укыту ике телдә алып барыла. Югары уку йортларында белем кайбер профильле чуаш белгечлекләреннән тыш рус телендә генә алып барыла.

– Чуаш телендәге интернет, гомумән, ни хәлдә?

– Соңгы арада интернетның чуаш сегменты яхшы гына үсә бара. Әлбәттә, рус телендә сайтлар күбрәк, тик чуаш теле дә җитәрлек тәкъдим ителгән. Мәсәлән, Чуаш халык сайты, виртуаль китапханә, мәктәп укучылары сайты кебек проектлар уңышлы эшләп килә.

– Татар халкы, татар интернетының хәзерге дәрәҗәсе турында Сез нинди фикердә?

– Тулысы белән Татнет турында фикер йөртә алмыйм, тик Татар Википедиясе турында әйткәндә, сездә заманча телекоммуникацияләр дөньясында кирәкле минимум тупланган дип сайныйм. Аңлавымча, Татнет – бөтен дөньядагы татарларының мәдәни һәм этник консолидация үзәге булып тора.

Татар Википедиясе дә уңышлы үсә. Сездә көчле төркем тупланган. Алган бүләкләр дә моңа дәлил булып тора.

Минемчә, татар мәдәниятенең үсешенә нәкъ менә милли телевидениенең булуы тәэсир итә.

– Русиянең башка телләре, аларның интернетлары турында фикерегез нинди? Сезнеңчә, Русиянең милли сәясәте телләргә үсү мөмкинлеге бирәме?

– Русия халыкларының телләре – безнең тарихыбызны берләштергән җепләр. Алар безнең киләчәгебезне билгели. Хәзерге вакытта киләчәкне кайгырткан кеше милли телне һәм мәдәниятне финансларга акча табарга тиеш, дип саныйм.

Телләрнең онытылуына юл кую – бакчадагы тере алмагачларны кисеп ташлауга тиң.

Чуашлар – күбесенчә Чуашстанда яшәүче төрки халык. 2010 елгы җанисәпкә күрә Русиядә 1,4 миллион чуаш яши. Чуаш теле – төрки телләрнең болгар төркеменә кергән бердәнбер исән калган тел.
XS
SM
MD
LG