хәреф зурлыгын көйлә
| бастыр:
05.02.2008
Обама үз көрәшендә Шәймиев шигарен куллана
кәрим камал
Кушма Штатлардагы президент ярышында катнашучылар бу юлы заманча технологияләрне дә бик оста куллана. Бигрәк тә Интернетны. Бу өлкәдәге казанышлары белән аеруча каратәнле нәмзәт Барак Обама танылды.
Обаманы яклаган төрле видеоязмалар мәгълүм YouTube.com сәхифәсендә инде элек тә күренгәли иде. Берничә көн элек шундыйларның яңасы чыкты. Анда күренекле американ җырчылары Обаманың гыйнвар азагында Көньяк Каролина штатында ясаган чыгышын үзләренчә җырга салып, бер үзенчәлекле видеоклип ясаган.
Андый чыгышларны Обама да, башка нәмзәтләр дә хәзер күп ясый. Монысы яңалык түгел. Яңа һәм кызык нәрсә шул гына - Обама анда Татарстанда инде шактый танылган "Без булдырабыз!" дигән сүзләрне кабатлый. Татарча түгел, әлбәттә, инглизчә "Yes, we can!", ди. Әмма, барыбер, Миңтимер Шәймиевнеке кебек килеп чыга.
Шушы клипны YouTube.com сәхифәсендә әлегә миллионга якын кеше караган. Бу сан минут саен бер меңгә арата бара һәм аның астында төрле кешеләр, "мин әле генә (
Олы Сишәмбе сайлавында
) тавышымны Обама өчен биреп кайттым" дигән сузләр язып калдыра.
Азатлык Радиосы © 2008 RFE/RL, Inc. | Бар хокуклар сакланган