Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрек кораллары тоткарланган. Эш кораллары


Мирал Үзҗан "Азатлык" хәбәрчесенә казан таможнясыннан зарларын сөйләде. Дәрес бирә торган кайбер коралларын алып калганнар.
Мирал Үзҗан "Азатлык" хәбәрчесенә казан таможнясыннан зарларын сөйләде. Дәрес бирә торган кайбер коралларын алып калганнар.

Мирал Үзҗан мәрмәр рәсем ясау дәресен бирде. Тик дәрес бирә торган кораллары Казан аэропортында Русия таможнясында тоткарланган булып чыкты.


Революциягә кадәр басылган татар китаплары тышлыгына еш кына мәрмәр стилендә төшерелгән рәсемнәрне күреп була. Тик элек популяр булган рәсемнәрне соңгы елларда Татарстанда онытып бетерә язганнар иде. Менә быел Казанда бу ысулны кире кайтару мөмкинлеге туды. Госманлы патшалагында булган бу мәрмәр ысулы белән ясау сәнгате Төркиядә сакланган. Аны әбрү ысулы дип атыйлар. Шуны казаннарга Мирал Үзҗан исемле рәссам аңлатты.

Дәрестә катнашучыларның буяулары кәгазьдә мәрмәр тап булып килеп чыкты.

Мәрмәр рәсемне ясау бик авыр. Дерелдәвек желе-гель өстенә буялар тамызыла яки сибелә. Алар тап булып сырланып, төрле әйләнәләр ясап тарала. Шулар арасына бер якты буяу тамчысы салына. Шул тамчыны энә белән дерелдәвек өстеннән сузалар. Сузылган таплардан чәчәк, яки яфраклар пәйдә була. Ләләләр, кашкарыйлар, миләүшәләр. Тик Казан кирмәнендәге “Хәзинә” залында узган дәрестә катнашучыларныкы гел иләмсез тап булып кына чыга алды. Бик сак кына эшләргә кирәк аны. Гадәттә дистәләрчә эштән берсе генә матур рәсем булып чыга.

Мирал Үзҗан үзе рәсемнәреннән күргәзмә дә ясады. Шулай ук берничә көн дәресләр бирәчәк. Тик аны борчыган нәрсә бар: "Азатлык" хәбәрчесенә ул Казан таможнясыннан зарларын сөйләде. Башка илләргә җиңел генә кереп-чыгып йөргән рәссамның дәрес бирә торган коралларын Казан аэропортында тоткарлап калганнар.

Күргәзмәдә Төркиядә еш булган кешеләр күп иде. Истанбул һава аланында алар барганда да, кайтканда да таможняны күрми дә кала. "Ә Казаннан киткәндә дә, кире кайтканда таможня җанга тия", дип зарлана халык. Бар кешегә дә контрабандист, я террорчы түгелме бу дип карыйлар, дип тел шартлатты алар.

Шулай да кәефе килеп Мирал ханым, әбрү сәнгате турында сөйләде. “Без табигый буяулар гына кулланабыз. Ә менә Көнбатыш илләрендә бу идеяны алып ясалма буяулар да куллана башладылар. Бу сәнгать ефәк юлы илләрендә туган. Аны исә Госманлы патшалыгы һәм Төркия саклап калган”, - ди ул.

Төркиянең Казандагы баш консулы Әхмәт Әргин.

Чәршәмбе көнне узган күргәзмә һәм дәрестә Төркиянең Казандагы баш консулы Әхмәт Әргин дә катнашты. Ул быел Русиядә узачак Төркия мәдәнияте көннәре турында сөйләде. “Өч шәһәрдә чаралар уза. Шуларның берсе - Казан”, - диде консул.

Консуллыкның хезмәткәре Айнур Галәфов, "бу хакта Мәскәүдә Төркия, Русия, Татарстан мәдәният министрлары гыйнварда очрашып килешкән иде”, ди.

“Хәзинә” күргәзмә залына “ДА - Диалог Евразия” журналының Татарстандагы вәкиле Рәсим Хөснетдинов та килгән иде. “Русиядә бу төр сәнгать очрамый. Ул борынгы төрки ысул”, - ди ул. Хөснетдинов та рухланып төрек мәдәнияте елына әзерләнүләрен әйтә. “Бу чара 8 апрель көнендә Мәскәүдә ачыла. Аннары Казанда чаралар узачак диләр. Без дә бер чара ясарга телибез”, - ди Рәсим Хөснетдинов.

XS
SM
MD
LG