Нәүрүз – безнең бәйрәмме?

Милли ризык гөбәдия бәйрәмнәрдә өстәл түрендә була. Нәүрүз хөрмәтенә дә аны пешерәләрме?

20.03.2008














Нәүрүзне кемнәр көтә?  

Азатлык EXCLUSIVE: Буш Нәүрүз белән котлый

Казанда таҗиклар Нәүрүзне бәйрәм итте

Нәүрүзне кемнәр, ничек бәйрәм итә? Ул бездә бармы? Нәүрүз безгә кирәкме? Фикерегезне форумга языгыз!
 
 
фикереңне форумда әйтергә телисеңме?
исем *
кайдан *
адрес
фикер *
фикереңне язганчы форум кагыйдәләре

1-8, җәмгысы 8
кем: Мохаммәт Миначев кайдан: Мәскәүдән
24.03.2008 19:31

Нәүрүз бәйрәме татарда бар, бу бәйрәм йомырка бәйрәме дип атала. Нәк 21-25-нче март ае көннәренә туры килә. Шул чак йомыркалар сырлыйлар (красят, буяу-пачкать), бала-чагалар, яшүсмерләр йорт саен йөреп теләкләр телиләр. Бу гадәт борынгы заманнардан килә, бәйсезлекне югалткан татар күбесе гадәтләрне дә оныткан, шуңа күрә шушы бәйрәм безгә күчкән урыстан дип, йомырка сырлауны, урысларның пасхада сырлаганыннан күчкән дип уйлап, күбесе татар яшләре бу гадәттән баш тарта. Ислям дине дә моңа каршы, йомырка бәйрәмен мәҗүси бәйрәме дип сөйли. Минем фикерем буенча ошбу бәйрәм, сабантуй, нардуган шикелле ислям диненә чаклы булган, Тәңре диненә бәйле бәйрәмнәр. Сабантуйларын бәйрәм итәбе, ә боларыннан баш тартабыз, болай ярамый, барда үзебезнеке. Тормыш шактый алга җитез бар, галимәребез кайчак өлгерми кире кайтарырга онытылган иске гадәт йолаларны, икенче яктан ислям руханилары бигүк аңлап җитешми, шуңа күрә каршы чыгалар. Форстан файдаланып шушы фикеремне сезләргә җиткерергә булдым. Татар халкы урыслардан борынгырак халык, безнең тамырлар да тирәндә яталар, шуны да истә тотарга кирәк.


кем: Сагызов кайдан: Маскау
23.03.2008 14:20

Bulat кунакка кайткан, Alabugaдан зангар шал алып кайткан :)
Neürüz - törki beyrem мени Булат? Ул персидский байрам. Персидский. Без торкилар как раз перслар бераз. Шунга кура Навруз кайчакта бар була..



кем: Bulat кайдан: Alabuga
22.03.2008 22:23

Neürüz - törki beyrem. E tatar törki tügel digen keşene cir yotsın.


кем: Наил кайдан: Баку
21.03.2008 13:43

Азербайджанда бар. Безда татарда юктыр.


кем: Tatar кайдан: UfaStan
21.03.2008 13:25

Nardugan. Yana Miladi yil. Yana Hicri yil. Nawruz - bolar barisi da ber tugel me? Tatarniqi qaysisi??!


кем: Cагызов кайдан: Маскау
20.03.2008 19:07

Нинди Навруз инде монда? Бер сабан туе исереклары гына да купме кайгы, кан хам зина китера? Шунысы да житеп торсын!


кем: Сарымсаков кайдан: Башкортостан
20.03.2008 19:03

Бәлки Татарстан татарларына кирәкмидердә, ләкин безгә кирәк. Матур бәйрәм!


кем: Суганов кайдан: Татарстан
20.03.2008 15:04

Мина кирак. Тик татар, башкортка Нәүрүз кирәкми шул.

1-8, җәмгысы 8