Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зәки Зәйнуллин таякка таянып кемне яклый?


Зәки Зәйнуллин Рәфис Кашаповны утыртырга телиләр, ди.
Зәки Зәйнуллин Рәфис Кашаповны утыртырга телиләр, ди.

Кашапов эзәрлекләнә, Зәйнуллинны бәрдергәннәр, китаплар тыела. Казанда урам җыенында шул турыда белдерелде.

Казанда узган урам җыенында татарлар һәм мөселманнарга каршы алып барылучы эзәрлекләүләр турында сөйләде. Алар Русиядә һәм Татарстанда совет чорындагы кебек куркыту, кизү хезмәтләре идарәсе хакимлек итә дип саный. Милли хәрәкәт Чаллыдагы ТИҮ рәисе Рәфис Кашаповны утыртырга җыеналар дип борчыла. Шулай ук дини китапларны тыю турында да сүз булды. Урамы җыенында катнашучы Әхәт Йосыпов китапларны тыю, мөселманнарны тоткарлау эшен Русиянең империячел сәясәте дәвамы дип бәяли.

“Русиядә бик күп тузга язмаган, әдәпсез һәм куркыныч китап чыга. Ә безнең мөселман китаплары алар янында бернинди гаепсез булып күренә. Тик нәкъ менә аларны тыялар. Бу мөселманга, татарга каршы сәясәт”, - ди Йосыпов.

Муллаларны мәйданга чакырдылар

Ә Зәки Зәйнуллин исә китап тыюда муллаларның үзен гаепли. Ул муллаларны китап тыюны “якларга” тиеш түгел, ә гомуми исламга каршы алып барылучы сәясәткә каршы көрәшергә тиеш дип саный.

Әхәт Йосыпов урамга чыгу, чукындыру сәясәтенә каршы булуны да аңлата ди. Сүз Чаллыда бала табу йортында булган төтәндерү турында бара. Йосыпов бу вакыйга белән бәйле мәхкәмә эшен ачу кирәк дип саный.

Татар лидерына җинаять эше ачылган

Русиядә һәм Татарстанда куркыту хакимлек итә дип саныйлар. Урам җыенындагы язу. 17 апрель, Ирек мәйданы, Казан.

Урам җыенында булган Зәки Зәйнуллин да Чаллы балалар йортында булган урыс правослау рухание гыйбадәтен искә ала. Бу гамәлгә каршы эш башлаган Чаллы ТИҮсе һәм Рәфис Кашаповка исә бу кыйммәткә төшкән. Зәйнуллин аларны утыртырга телиләр, ди.

“Кашаповлар бар җиргә хат язды. Берәү дә аларга җавап бирмәде. Шуннан соң тугызынчы апрель көнне унышар кеше җыелып ФСБ, прокуратура, эчке эшләр кешеләре Чаллыдагы ТИҮ бинасына, Кашапов хатыны фатирына бәреп кергәннәр. Санакларын, булган кәгазьләрен кулга алганнар. Хәзер җинаять эшен ачканнар. Милләтара низаг чыгаралар дип. Алар безне чукындыра, мәктәпләрне яба, латинны тыя, ә без милләтара низаг чыгарабызмы? Һаман безне эзәрлеклиләр. Оятсызлыкның ахыргы чигенә җиттеләр инде”, - ди Зәки Зәйнуллин.

Татарстанда түрәләр татар бит

Җыендагы империячелек, татарларны мыскыл итү турындагы язуларны укып йөрүче урыс ханымы Ирина Андреева татар язучысы һәм сәясәтчесе фикере белән килешми. Ул татарны кимсетү юк дип саный. “Татарстанда бар түрә дә татар бит”, - ди. Ә Зәйнуллин исә Татарстан түрәләрен “Мәскәү хезмәтчеләре” дип урыс ханымына аңлата.

Машина бәрдереп китте

Чаллыдагы Кашаповлар гына кыйналып һәм даими автомобилгә бәрелеп тормый. Казанда да андый хәлләр булып тора. Әнә, җыенга Зәки Зәйнуллин таякка таянып чыккан. Аны да җыен оештырыр алдыннан берничә көн элек машина бәреп киткән.

“Мин тәртип бозмыйм. Яшел утка чыгып бара идем, сулда бер машина бар иде. Шул карасу төстәге машина бәрдереп китте. Санын күреп булмады, пычрак белән буялган иде”, - ди ул. Пикетта катнашкан Әхәт Йосыпов һәм башкалар Зәки Зәйнуллинга да махсус һөҗүм булгандыр дип уйлый.

XS
SM
MD
LG