Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортлар Мәскәүгә йодрык күрсәтә


Атнакич көнне Уфада башкорт милли оешмалары пикет оештырды. Мәгарифтә милли компонентны, төбәк компонентын бетерүгә каршылык йөзеннән оештырылды ул. Әлеге урам җыенына алдан ук рөхсәт алынган булган.
Пикетны үткәрү өчен рөхсәт сорап язылган гаризада ике оешма булган – башкорт яшьләренең “Күк бүре” дигән оешмасы һәм милли мәгарифкә ярдәм итү максатында төзелгән “Ак тамыр” җәмәгатьчелек оешмасы. Әлбәттә, пикетта шушы ике оешмадан тыш башка башкорт милли оешмалары һәм башкорт зыялылары да катнашачак, дип хәбәр ителгән иде алдан. Әмма аларның берсенең дә вәкилләре күренмәде.
Урам җыены Уфада, Салават Юлаев һәйкәле мәйданында үтте. Анда якын-тирә вузлардан һәм сәнгать училищесыннан талиплар - башкорт егетләре белән кызлары, җәмгысе йөзгә якын яшь-җилкенчәк җыелган иде. Алар бу пикетта Россиядә мәгариф өлкәсендә төбәк милли компоненты бетерелүгә ризасызлыкны белдергән шигарьләр тотып торды. Пикет кызып кына килгәндә, күк йөзен кара болытлар каплап алды һәм боз катыш яңгыр ява башлады. Моны пикетта катнашучылар Мәскәүнең чираттагы явызлыгы, хөсетлеге дип шаяртырга да өлгерде.
Пикетта “Күк бүре” оешмасы рәистәшләре Азат Сәлмәнов белән Тимур Мөхтәров һәм “Ак тамыр” оешмасы вәкилләре чыгыш ясады. Җыен бер сәгать дәвам итте һәм анда катнашучылар төрле югары даирәләргә мәгарифтә милли компоненты калдыру кирәклеген кисәтеп белдерү кабул итте. Чыгыш ясаучылар Мәскәүне империячел сәясәттә гаепләде һәм каршылык чараларын дәвам итәчәкләрен кисәтте. Бу җәһәттән аеруча Азат Сәлмәнов аерылып торды. Русияне электә үк килгән империячел сәясәттә гаепләп кенә калмады, ә киләчәктә дә башкорт халкын кысуларга каршы каты торачагын белдереп төрлечә куркыту-кисәтүләр дә яудырды ул.
“Мәскәү әле башкортны теленнән яздырырга тырыша, аннан соң ул безне республикасыз да калдырырга мөмкин. Без бу хәлгә тыныч кына карап тора алмыйбыз”, - дип ялкынланды Азат Сәлмәнов.
“Күк бүре” оешмасы рәистәше Тимур Мөхтәров исә каршылык чаралары әлеге пикет белән генә чикләнмәячәген әйтте.
Пикет азагында анда катнашучылар Берләшкән Милләтләр оешмасына, Европа Советы башкарма комитетына, ЮНЕСКОга, Русия президентына һәм Дәүләт Думасы депуталарына мөрәҗәгатьләр кабул итте.
Инде хәбәр ителүенчә, Башкортстан Дәүләт Җыелышының узган атна азагында үткән утырышында да, мәгариф өлкәсендә төбәкләрдәге милли компонентны бетерүгә бәйле тискәре мөнәсәбәт белдерелгән иде. Башкорт милли оешмалары моны үзләренә дә каршылык чаралары оештыруга рәсми фатыйха итеп кабул итте кебек.
XS
SM
MD
LG