Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәтер көне бәхәсе


Хәтер көнен кайчан үткәрү турында 15 елдан артык бәхәс бара.

Ирек мәйданында 1552 елда Казанны саклап шәһит киткән бабаларны искә алуга багышланган матәм җыены узачак. Аннары җыенда катнашучылар Кремльгә юл тотачак. Биредә бабайлар рухына дога кылу каралган. Программасы буенча фикер каршылыгы юк. Тик уздыру көнендә генә бәхәс бара. Гадәттә Хәтер көне 15 үктәбердә яки якындагы ял көнендә ясала иде.

Хәтер көне 12 октябрьдә, ди Раил Имамов

Раил Имамов: "Казанны алу вакыйгасы бүгенге җәдвәл белән 12 үктәбер була”
Шулай дип ел саен бер төркем зыялы Казан Кирмәнендә намаз укуны оештыра. Аны Раил Имамов оештырып килә. Имамовны тарихи төгәллек яратучы галимнәр математик Марат Вәисов, астроном Наил Сәхибуллин да яклаган. Шулай ук татар тарихы галим булган Әбрар Кәримуллин, Мирфатыйх Зәкиев, Флүн Мусин, Марсель Әхмәтҗанов, Равил Әмирханов, Миркасыйм Госманов кебекләр дә бу сан белән килешкән. Ник?

Күчеп торучы миләди җәдвәл

Билгеле булганча, ХХ гасыр башында миләди көннәр хисабы юлианнан (искедән) грегорианга (яңага) алышынган. Раил Имамов аңлатуынча, шул гасырдагы көннәр (дата) исәбе яңа җәдвәлгә күчерелгәндә унөч көнгә алга күчкән. Ә унтугызынчы гасырда булганнары исә инде унике көнгә генә алга күчерелгән. 1917 елдагы 25 үктәбердә булган инкыйлабны 7 ноябрь көнне уздыралар. Ә менә Ленин бабай исә унтугызынчы гасырда 1870 елда 10 апрельдә туган. Аның туган көнен инде 22 апрельдә уздыралар. Ул очракта аермасы инде унөч көн түгел, ә 12 көн була. Унбишенче гасырдан исә даталар ун көн аерма белән күчә. 1552 елда 2 үктәбердә булган Казанны алу вакыйгасы бүген кулланылучы халыкара стандарттагы күчерелгән җәдвәл буенча 12 үктәбердә була”, ди Имамов. “Математика һәм тарихи хисаплауларны белүчеләр моны тиз аңлый яки алдан ук белә”, ди Раил Имамов.

Казанны яулау 1917 елда булса, бүген гамәлдә булган миләди (грегориан) җәдвәл буенча ул 15 үктәбердә булыр иде. 1870 елда булса, 14 үктәбердә булыр иде. Миләди елда кулланылучы кояш җәдвәле буенча, бер ел төгәл 365 көннән тормый. Шуңа күрә кәбисә еллар (364 көнлек) кулланыла. Тик бу гына да җитмәгән. Барыбер Гайсә пәйгамбәр туган елдан башлана дип хисапланучы юлиан җәдвәле соңга кала башлаган. Шуңа күрә, инкыйлаптан соң тагын 13 көн өстәлгән. Кайберәүләр кабул итмәсә дә, шул “үзгәртелеп торган” җәдвәлне кулланабыз. 128 ел саен, җәдвәл бер көнгә соңга кала дип санала.

“Кайбер кешеләр унбишенче гасырдан 13 көн аерма белән санны күчереп ясап ялгыша. Бу тарихи вакыйга, анда һәр көне дә төгәл булу хәерле”, дип сөйли Раил Имамов. Тик бу хакыйкатьне эзләү максаты Имамовка “кыйммәткә төшкән”. “Мине милли хәрәкәттә "правокатор" дип санаучылар бар. Тик галимнәр Хәтер көненең 12 үктәбер көнендә булуын раслый бит. Хәер, моның өчен галим булу да кирәкми. Шуңа күрә без ел саен үз тарафдарларыбыз белән Хәтер көнен 12 үктәбердә ясыйбыз.

Шулай ук ТИҮ ясаган вакытта да икенче мәртәбә катнашабыз. Оештыручылар һәм урамга чыккан халык белән бергә булырга телибез. Соңгы елларда аны ял көннәрендә ясый башладылар. Әйтик, 14 яки 13 үктәбер көнендә. Быел исә якшәмбе көне 12 үктәбергә туры килә. Тарихи датадагы гаделлекне төзәтү өчен менә дигән шанс бу. Тик башка елны якшәмбе көнендә кеше җыючылар, 12 үктәбер көнен кабул итәргә теләмичә атна уртасындагы 15 үктәбер көнен яклый башлады. Ә мин, быел соңга калып булса да көнен үзгәртергә кушам. Аннары рәсми даирәләрдән дә төгәл кагыйдәләр буенча саналган көн – 12 үктәбер көнен рәсми матәм көне итеп ясауны сорарга була. Болай исә без тарихи көнне ялгыш билгеләп көлкедә калдык”, дип сөйли ул.

Ә милли хәрәкәт 15 үктәбергә күнеккән

Хәтер көнен милли зыялылар көтә. Әйтик, “Иттифак” рәисе Фәүзия Бәйрәмова: “Татарлар яшәгән барлык җирләрдә дә дәүләтчелегебезне югалткан көндә яңадан татар дәүләтен торгызу өчен көрәш игълан итеп, мәйданнарга чыгыйк!”, дип белдерде. Ул Хәтер көне аша бердәмлек күрсәтергә, дәүләтле булырга лаек икәнлекне дөньяга белдерергә чакыра. Оештыручылар исә "барлык җирләр" түгел, Чаллы белән Казанда да мәйданга кеше җыю авыр, ди. Милләтчеләр халыкны чакыра, тик халык битараф икән.

Бәйрәмова Хәтер көненең 15 үктәбердә булуын әйтә. Милли хәрәкәт өчен 15 саны кадерле. Чөнки туксанынчы елларда нәкъ менә шул көнне Ирек мәйданында һәм Казан Кирмәнендә шаулы сәяси һәм рухи чаралар узды. 15 үктәбердә күп кеше чыгуы, халык яклавы милли зыялылар, милли хәрәкәт күңеленә сары май булып ятып калган. Милли юлбашчылар ул вакытта меңнәрчә кеше каршында чыгыш ясап рухи ләззәт алган. Тик аларның күбесе инде бүген Хәтер көнен оештыруга сәләтсез икән. Соңгы елларда Хәтер көннәренә чыгучылар санын оештыручылар бер мең дип, хокук саклаучылар “ике йөз фәлән” дип санап бирә. Милләтчеләр, ничек кеше җыярга белми аптырый. Датасын 12 үктәбер итеп куйсаң, халык тагын да алар хәрәкәтеннән бизәр, дип куркалар. ТИҮ Хәтер көнен кабаттан рәсми дата итеп куйдыртырга тели. Дәүләт якласа, аңласа, бу көнгә кеше күберәк чыгар иде, дип хыяллана алар.

“Әмма 15 үктәбер Казан яуланган көн түгел, ә туксанынчы елларда без дә катнашып йөргән билгеле чаралар көне генә. 15 үктәбердә без Казан яуланган көнне түгел, ә туксанынчы елларда ясалган Хәтер көне юбилеен ясыйбыз килеп чыга ”, ди Раил Имамов.

Уртак карар көтелә

Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Юныс Камалетдинов.

Быел Хәтер көнен оештырырга теләүчеләр арасында Раил Имамовны яклаучылар да бар. Марат Мөлеков исемендәге Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Юныс Камалетдинов, журналист Искәндәр Сираҗи, Раил Имамов белән Хәтер көнен оештыру буенча әңгәмә корган. Тик Камалетдинов, аларга каршы фикерләр шактый булуын да раслый. “Милли хәрәкәт тә, халык та инде Хәтер көненең 15 үктәбердә узуына күнекте. Аның көнен үзгәртүгә күпләр каршы. Алар фикерен дә өйрәнеп, без уртак карарга килербез, дип уйлыйм”, диде ул.

Ә фикер бирүчеләр шактый икән. "Өйрәтүчеләр бар. Тик безгә оештыручы активистлар фикере кадерлерәк. Аларның кеше җыясы бар бит. Элеккеге милли кешеләр китеп бара. Ә яшьләр мәйданга бик аз килә. Сөйләүче табылса да, аларны тыңлаучы аз. Шуларны истә тотып быелгы Хәтер көнен уңайлы да итеп, халык җыярлык та итеп хәл итәрбез. Бу сорауны татар ижтимагый үзәге идарәсендә карарбыз”, диде ул.

Ә киләсе елларга?

Ихтимал, башка еллардагы кебек быел да Хәтер көне ял көнендә - 12 үктәбердә ясалыр. Кайбер фаразлар, хөкүмәт яки Казан хакимияте тә шул көнне яклар, ди. Ник? Чөнки ял көне булса, аларга мәшакате азрак була. Шулай ук 15 үктәбердә "Алтын мөнбәр" башлана бит.

Ә киләсе елга? Раил Имамов һәм Искәндәр Сираҗи тарафдарлары Хәтер көненең һәр елны 12 үктәбердә узуын тели. Ә 15 үктәбер тарафдарларын әнә шунысы аеруча куркыта да инде.

Хәтер көнен ислами кысаларга кертеп, хиҗри җәдвәл буенча Шәгъбән аенда ясауны сораучылар да бар. Ул очракта ул ай җәдвәле буенча, Рамазан ае кебек кебек күченеп йөрер иде.

Ә Сез, Хәтер көне кайчан булырга тиеш, дип саныйсыз?
XS
SM
MD
LG