Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү этләре Казанда “Алтын чана”лы булды


Үткән атна азагында Татарстан башкаласында беренче тапкыр “Алтын чана - 2009” исемле Рүсия күләм җигүле этләр ярышы узды.

Татарстанда бу спорт төре белән шөгыльләнүчеләр булса да, этләренең көчләрен сынарга алар Русиянең башка шәһәрләренә йөргәннәр. Бәйге оештырырга шартлар, әйдап баручылар булмый. Быел менә “Конкорд-Казан” клубы бу эшне үз өстенә ала. Башкаланың
Авиатөзелеш районындагы “Байтик” аланында токымлы этләрне ярыштырырга була.

“Без Мәскәүнең “Конкорд” этләр чабыштырырга яратучылар клубының Казандагы бүлеге булабыз. Менә ниһаять беренче тапкыр Татарстанда шундый ярыш үткәрдек”, - диде “Канкорт-Казан” клубы җитәкчесе Ринат Гайфетдинов.

“Алтын чана - 2009” этләр бәйгесендә әлегә катнашучылар саны әллә ни күп түгел, 12 такым. Мәскәү, Чиләбе, Чебоксар, Казан шәһәрләре активлык күрсәтә.

Чабышка чыккан токымлы этләр кызу канлы була диләр, аларның кешеләргә ташлану, тешләү очраклары булмый.

“Һәрбер этнең сәламәт дигән язуы бар. Чабышыр алдыннан бөтенесе тикшерелде. Ул этләр тату, кеше белән усал түгел алар. Барсыда тиешле дәрәҗә, тыныч, яхшы үтте”,- ди “Алтын чана - 2009” ярышының төп оештыручысы Ринат Гайфетдинов.

Ә беренче ярышның җиңүчеләре кемнәр икән соң?! Төрле чабыш төрлечә үтә. Алты, дүрт, ике, бер эт
белән старт бирелә. Бер һәм ике эт чаңгыны тарталар, аннан күбрәкләре чананы. Берле белән мәскәуләр, ике эттә Чиләбе шәһәре җиңә. Дүрт эт җигеп шулай ук мәскәүлеләр финишка беренче килә, икенче урынны Казаннан Динара Насибуллина ала. Алты этле чабышта да Русия башкаласыннан килүчеләр алдынгылыкны бирми.

Шулай ук, Ринат Гайфетдинов “Алтын чана - 2009” ны оештыручы “Конкорд-Казан” клубының бер ел элек оешуын җиткерде. Якынча 20 кеше икән. Киләчәктә дә бу спорт төрен активлаштыру эшен дәвам итәргә исәплиләр. Чөнки Русиядә әлеге ярышлар Европа белән чагыштырганда аз үтә, шуңа эшлисе эшләр күп диләр.
XS
SM
MD
LG