киләсе тапшыру










кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 5940
0700-0800 7220
0900-1000 11730
1900-2000 5895
1900-2000 7380
2300-2400 7470
тапшырулар тәртибе

татарстан

Казанда “кәндил” дип аталган тамашалар үткәрелә башлый

30.11.2007

Зур сәхнәгә сыймаган җырчылар концертларын фатирларда куя башлады. Беренче концертка җиде кеше килгән, алты билет сатылган.


“Кәндил” дип аталучы мондый беренче кичәне җырчы Исмаил оештырган. Икенчесе исә Мубайныкы булды. Анысына инде күберәк килгәннәр.
 

Казанда квартирниклар ясала башлый дип игълан ителә. Шәһәр мәдәниятенә хас булган шундый чараның беренчесе башкаланың Азино бистәсендә яшәүче рокер Исмаил фатирында узган иде. Ул бу чараны татар тарихында беренче чын фатир концерты дип атый. Исмаил аны "бик хәвефләнеп көттем, әлегә кадәр андый чарада булганым юк иде",  ди.  

Квартирникны "кәндил" яки "фатирник" дип атарга тәкъдим ителә. Динсез яки югары дип саналучы мәдәнияткә бик каты тартылган вакытларда да фатирларда тупланып яки качып җырлап, эчеп утыру гадәте бар иде инде. Татарда совет чорында гадәткә әверелгән кәеф-сафа традициясы кәндилдән ничек аерыла?  Исмаил: "Анда эчемлекләр кулланылмый. Билетлар сатыла, тәнәфес бар. Кунак килгәндә җырчы качып тора. Аннары гына чыга", - ди. 

Икенче очрашу Мубай белән булган. Аңа кәндил иҗади кризистан чыгарга да ярдәм итәр дип өметләнелә. Билгеле журналист Рәфис Җәмдихан, Исмаил белән бу үзенчәлекле моңлы җырчыны бергә альтернатив музыка канаты астына туплаган булган. Ә альтернативадан тыш, гадәти татар эстрадасы, теләсә дә мондый чараны ясый алмас иде. Компьютер яздырган поп-йолдызлар тавышын тыңлар өчен кәндилгә туплану мәгънәсез, ди оештыручылар. Рәфис Җәмдихан: "Татарда мондый чара булганы юк әле. Кунакта булу түгел бу. Билет сатылу, аракы кулланылмау да шуны сөйли", - ди.

Исмаил, төп оештыручы Рәфис Җәмдихан булды, андый чаралар Җәмдихансыз үтми, ди. Бу журналист һәм аның фикердәше Исмаил битараф яки каршы кебек күренгән зур шәһәрдә туган телне һәм татар мәдәниятен саклау гына түгел,  үстерү өчен кәндил кебек яңа ысуллар кулланып карый.

     
фикерләр
бу форумда әлегә фикер юк, башлап яз
     
текст зурлыгы - +

хезмәтләр:

подкастRSSmobile