шәлкемнәр / тарих битләре

Татарны кимсеткән дәреслек - мәхкәмәдә

Дәреслекнең 89нчы битендәге рәсем. Татарлар учакта кеше пешереп ашый.

12.12.2007

Татарларны кеше ашаучылар, вәхшиләр итеп тасвирлаган Русиянең тарих дәреслеге тирәсендә шау-шу дәвам итә. Чаллыда яшәүче 3 милли активист бу дәреслекне мәхкәмәгә биргән. Мәхкәмә утырышлары әле бер, әле икенче сәбәп аркасында кичектерелеп килә. Киләсе утырыш 22 гыйнварга билгеләнгән.

Русия тарих дәреслегендә татарлар кеше ашаучы вәхшиләр рәвешендә сүрәтләнгән. Преображенский белән Рыбаков авторлыгында чыккан бу 6-7нче сыйныф укучылар өчен тарих дәреслегендә урысларның батырлыгы, каһарманлыгы тасвирлана. Аларның үзләрен кызганмыйча дошманга каршы сугышулары зур батырлык итеп күрсәтелә. Ә менә татарлар киресенчә, кансыз, кыргый, хәтта кеше ашаучы булып сүрәтләнә, шуңа өстәп рәсем дә бирелә. Анда татарлар учакта бер баланы кыздыралар – ашар өчен. 2003 елда бастырылган бу дәреслек Русия мәктәпләренә таратыла. Шул исәптән Татарстанга да килә. Һәм Чаллы шәһәрендә яшәүче 3 милли активист - Сәгыйдуллин, Таҗиев һәм Ситдыйков татарларны мәсхәрәләгән бу дәреслекне күреп аны мәхкәмәгә биргән. 

6 сыйныф дәреслеген мәктәпләрдән алу өчен югары махкамәгә мөрәҗәгать иттек. Дәреслекнең бер битендә татарлар учакта бер баланы кыздыралар, ә аның янында икенчеләре куллар-аяклар кимереп утыра. Янәсе, бу Англиядән килгән рәсем икән. Алар татарларны шулай күзаллый икән дип аста язып куелган. Бу, билгеле татар балаларында үз-үзләренә карата тискәре уй уята, күңел төшенкелегенә китерә, - диде милли мәҗлес депутаты Ф. Таҗиев.   
 
Фаик Таҗиев әйтүенчә, алар бу дәреслекләрнең мәктәпләрдән һәм сатылудан алынуын телиләр һәм шуңа шикаять белдергәннәр. Әлеге дәгъвәгә карата Русия мәгариф министрлыгы вәкиле Л. Тихоненкодан җавап килгән. Ул анда дәгъва нигезле түгел дигән һәм фәнни яктан нигезләүне таләп иткән. Моннан тыш, Тихоненко ханым Русия мәгариф министрлыгы бу тарих дәреслеген язучы да, таратучы да түгеллеген әйткән. Русия кануны нигезендә, бары таратучы гына җавапка тартыла ала икән аныңча, ә бу дәреслекне раслаган һәм мәктәптә укытырга рөхсәт биргән Русия мәгариф министрлыгы берни өчен дә җаваплы түгел бүлып чыга. Шул ук вакытта Милли мәҗлес депутаты Фаик Таҗиев бу дәреслек инде мәгариф министрлыгы рөхсәте белән 9 тапкыр бастырылып мәктәпләргә таратылуын әйтә.
 
Китапта татарларны кеше ашаучы итеп тасвирлаган рәвем бар. Аны 9 мәртәбә нәшер итеп Русия мәктәпләренә тараткан РФ мәгариф һәм фән министрлыгы үзе моны баштан ук карарга тиеш иде. Без татарның кеше ашамаганын исбатларга җыенмыйбыз, чөнки мондый фактларның бер кайда да чыкканы да булмады, бу бу булмаган нәрсә. Бернинди чыганакларда да юк. Монда аларның җаваплылыктан китәргә тырышуы бар. Алар аны Преображениский һәм Рыбаков чыгарган, ә кемдер тараткан диләр. Ә моның заказчысы бит – РФ мәгариф министрлыгы. Үзлегеннән ул чыкмый да, таратылмый да. Моны Русия мәгариф министрлыгы максатчак эшләгән һәм тараткан”, - диде Ф. Таҗиев. 
 
Аның әйтүенчә, бу дәреслек кеше хокукларын боза. Чыннан да башка милләт балалары белән бер сыйныфта укыган татар укучысы моңа кимсенәчәк, үз милләте өчен оялачак. Хәтта сыйныфташлары тарафыннан мыскыллаулар да булырга мөмкин. Шуңа милли активистлар бу дәреслекне мәктәпләргә таратудан тыярга кирәк ди. Югары махкамәгә дә шул сәбәпле мөрәҗәгать иткәннәр. Бу эш Мәскәү махкамәсендә каралырга тиеш булса да, әле бер утырыш та булмаган. Беренчесендә Русия мәгариф министрлыгы вәкиле килмәсә, икенчесендә Чаллылар булмаган. 

Азатлыкка шул билгеле булды, Чаллы активистлары мәхкәмәгә ышанычлы кеше итеп үзләре урынына Мәскәүдәге Ватан оешмасы җитәкчесе Мөхәммәт Миначевны билгеләгәннәр. Миначев элек тә бу мәсьәлә белән кызыксынып килде һәм бу барлык татарларга караган зур проблема һәм аны хәл итәргә кирәк дип басым ясаган тараткан белдерүендә. Яңа мәкхәмә утырышы 22 гыйнварга билгеләнгән. Татарстанда, аерым алганда мәгариф министрлыгында бу татарларны мәсхәрәләп күрсәткән тарих дәреслеге белән республикада инде укытмыйбыз диделәр. 
 
 
фикерегезне безнең форумда әйтегез!
исем *
кайдан *
адрес
фикер *
фикереңне язганчы форум кагыйдәләре

1-4, җәмгысы 4
кем: Ilshat кайдан: Msc
25.01.2008 00:29

Моның турыда күп язарга, халыкка белдертергә кирәк! Мондый китапларга юл юк!


кем: Марат кайдан: Мисрдан
04.01.2008 21:14

Татар халкыннан колеп тэ карыйлар инде! Элек тэ шулай иде, хэзер дэ шулай икэн!!!


кем: Азат кайдан: Казан
17.12.2007 19:29

Урыслар,сезне ничек жир кутэрэ икэн?Кешегэ яла ягып кына сез барыбер яши алмаячаксыз


кем: optimist_64 кайдан: Moskow
14.12.2007 23:24

Minem psevdonimym "optimist" bulsa da, bu masalaga karata optimizmym juk. Rusijada rus bulmagan keshega torgan saen jashawe kurkynychrak!

1-4, җәмгысы 4