Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар иҗтимагый үзәге пикеты уза алмады


ТИҮ бинасы янында махсус хезмәт вәкилләре
ТИҮ бинасы янында махсус хезмәт вәкилләре

Бердников хәрәкәте Казанның Ленин һәйкәле янында пикет ясаган. Тик милли хәрәкәт пикетының экспонатлары исә юлда тоткарланган.


Бөтендөнья татар конгрессының дүртенче корылтае иртәнге унда башланды. Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасы тимер коймалар һәм күпсанлы хокук саклаучылар белән әйләндереп алынган иде. Чит төбәкләрдән килүчеләр “Корстон”, “Татарстан” кебек кунакханәләрдә керү хокукын – муен таныклыгын алып килде.

Конгресс уңаеннан Татар иҗтимагый үзәге Ирек мәйданында пикет ясарга да теләгән. Анда әйтергә теләгән нәрсәләре арасында: “Ник Казанны саклаучылар өчен һәйкәл һаман да салынмый?”, “Ник татар теле дәүләт теле булып китә алмый?” һәм башкалар бар иде. Тик ул чара уза алмады. Бу турыда җыелган кешеләр: “Без тугыздан бирле монда инде. Башта мәйданга кеше кертмәделәр. Без пикет ясарга теләгән идек. Тик рөхсәт итмәделәр”, - дип сөйләде.

ТИҮ активистлары биналарында граждан киеменнән булган күп санлы хокук саклау һәм махсус хезмәткәрләр белән дә очрашты. Монда сак, “Азатлык” радиосы инде хәбәр иткәнчә, ике көн элек куелган иде. ТИҮ активистлары Табиплар мәдәният йортына киткәннәр. Аларны ничек каршы алганнар? Бу турыда Чистай татар иҗтимагый үзәге рәисе Нил Вәли сөйләде.

“Безне кабаттан да милиция каршы алды. Имеш, бинадан иртә белән зур акча югалган. Шуның өчен алар элпә белән капланган экспонатларны, макетлардагы бармак эзләрен фотога төшерә башлады. Каршылык килеп туды. Ике сәгать вакыт узды”,
- дип сөйләде. Бу үз чиратында мәйданга килеп-китеп пикетны көтеп йөргәннәр арасында “утыртканнар, ахры” дигән имеш-мимеш таралуга сәбәпче булды.

Уңда Чистай татар иҗтимагый үзәге рәисе Нил Вәли

Наил Вәли сөйләгәндә сәгать унике иде. Бу вакытта делегатлар опера залында утырды. Хокук саклаучылар исә провакациялар булмасын дип мәйданны саклады. Ирек мәйданында шул вакытта башкаларның пикеты торды. Дмитрий Бердниковның “Җинаятчелеккә һәм канунсызлыкка каршы” хәркәте иртәнге унберләрдә опера театры каршына килеп басты. Шактый гына аңлашканнан соң опера театры яныннан урам аша чыгып Ленин һәйкәле янына басарга килештеләр. Аларның урыс телендә язылыган унга якын такталарына бәяләр арту, сайлау хокукы кысылу турында сүзләр бар иде. Бердников исә: “Казанда Татарстан халыклары конгрессы узды, менә хәзер татар конгрессы уза. Бу конгресслар халыкның гайрәтен чыгара”, - дип тә әйтте.


Бердниковның ярдәмчесе Гөлназ Миңнегулова: “Милиция рөхсәтне сорады. Аннары без бастык. Артык нык бәйләнмәделәр”, - ди. Гөлназ Миңнегулова пикет белән һәйкәл янында караңгы төшкәнче торды. Ә башка төрле пикет ясарга теләүче милли хәрәкәт активистлары исә экспонатларын мәйданга китереп җиткезә алмады.


Марат Мөлеков исемендәге ТИҮ җитәкчесе Юныс Камалетдинов Табиплар мәдәният сараеннан Казнны саклаучыларга салынырга тәкдим ителә торган һәйкәлнең пенопласт макетын китерергә теләгән. Халык игътибарын Кол Гали, Сөембикә сүрәтле җәлеп итәргә теләгәннәр.

Макетлар Карл Маркс урамында

Макетлар башта мәдәният сараенда, аннары урамда берничә мәртәбә тоткарланган. Карл Маркс урамында Гоголь урамы тукталышы янында алар караңгы чыкканчы торды. Бу турыда Ирек майданыннан бер тукталыш ераклыкта макетлар янында Юныс Камалетдинов, Зәки Зәйнуллин да тоткарланып торган.

Кая борылсак та, килеп чыгалар. Тоткарлыйлар. ГАИ, кая барасыз, ди. Бәй, пикет ясауны ГАИ тыямы? - Синең эшең урам бит, юл, дим. Ул исә, опера театры да - урам ул, ди. Шулай сөйләшкәндә аларга ни аңлатып булсын? Мәгънәсез әңгәмәләр булды”, - дип саный Зәки Зәйнуллин.

“Азатлык” хәбәрчесе каршында да алар мәйданга бара алмаган макетны, урамда аунап харап булмасын дип, Ирек мәйданы ягында урнашкан ТИҮ бинасы, Карл Маркс урамы 41 йортка таба алып китәргә теләде. Тик шул арада янда торган бер мини автобус, ике җиңел машинадан чыгып хокук саклаучылар аларны туктатты.

Гомумән, Ирек майданының үзендә дә кизү торучы хокук саклаучылар бар бу хәлләрне болай аңлата:

“Без пикетларны тыймыйбыз. Бары тик башка урында ясарга гына киңәш итәбез. Монда бит зур җыен бара.”

Ике як бер-берсен провокация ясауда гаепли.

Дмитрий Бердников
XS
SM
MD
LG