Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чехлар: Нигә татарлар безгә нефть бирмәде?


Чехиянең "Респект" журналы дүшәмбедә шундый сүзләр белән бер мәкалә бастырды. Ул "Нефть белән үч алу" дип атала.

Үзендә американ ракета калканының радар корылмасын урнаштыру белән килешкән Чехиягә инде икенче көнне үк Русиядән нефть килүнең кимүе турында Азатлык хәбәр иткән иде.

"Респект" журналы чираттагы санында моңа киңрәк туктала. Мәкаләдә сүз гомумән, Чехиянең Русиядән килгән нефть һәм газга бәйлелеген киметү турында бара.


"Татарлар Праганы куркыта..."

Соңгы елларда Нова Пака (илнең төньяк-көнчыгышындагы кечкенә бер шәһәр) машина ярышларындагы меңләрчә тамашачы Европа мастеры Радик Шәймиевнең осталыгын күреп, үз машиналарындагы бензин бакларының ничек һәм күпмегә тутыру мәсьәләсенең нәкъ менә шушы кеше карарына бәйле булуын күз алдына да китермәгәндер.

Ярышлар юлында машина белән Татарстанның күптәнге президенты Миңтимер Шәймиев улы йөрде ул чакта. Шушы кеше хосуси эшмәкәр буларак, әмма әтисенең кодрәте белән андагы икътисадны тулысынча диярлек кулында тота, шул исәптән, Татнефть ширкәтенең шактый гына өлешен дә. Халыкара килешүләр нигезендә исә нәкъ менә Татнефть Чехиягә нефть сатучы булып тора.


Чехларның яңа заман "татар тарихы"

Татнефть ширкәте Чехиянең энергетик бәйсезлеген кайгырткан кешеләргә күптәннән мәгълүм бер оешма. Чехиягә нефтьне инде күптәннән биреп килә. Ширкәт бәясенең соңгы 7 ел эчендә генә дә 5 мең процентка, ягъни 50 мәртәбә артуы да билгеле. Татнефть хәтта Чехиянең нефть эшкәртүче Unipetrol ширкәтен дә үз кулына төшерергә тырышып караган иде.

Чехиянең махсус хезмәтләрендә эшләүчеләр үзләренең Шәймиев һәм аның уллары аркасында тыныч кына утыра алмаячакларын да яхшы белә.

Чехия энергетикасы шулай бәйле кеше кем соң? Рәсми төстә Шәймиев Татарстан белән 1991 елдан идарә итә, әмма ул аңа кәдәр дә җирле коммунистларның күренекле җитәкчесе иде.

Радик Шәймиев Чехиядә кран ябучы буларак танылды

Русиядә Борис Ельцин президент булганда Шәймиев Татарстан өчен Русия шартларында күрелмәгән бәйсезлек казана алды. Шуннан соң 10 ел эчендә ул индустрия һәм финанс оешмаларның зур өлешен хосусыйлаштырды һәм аларга бүгенге көндә нигездә улы Радик "шефлык" итә.

Шәймиев Путин килү белән башланган хакимият өермәсенә дә каршы тора алды. Үз вәкаләтләренең күпмедер өлешеннән колак какса да, тәэсирен югалтмады.


Татнефть - Мәскәүнең геополитик кулы

Мәскәү кирмәне Татнефтьне соңрак - һәм бу Чехия өчен мөһим мәгълүмат - энергетик таран буларак Төркиядә кулланды. Ширкәт андагы нефть эшкәртүче Тупрашның күпчелек өлешен сатып алды, Мәскәү шулай итеп НАТОның Якын Көнчыгыштагы мөһим ныгытмасына хәлиткеч тәэсир итү хәленә иреште. Әнкарадагы сәүдә мәхкәмәсе бу алыш-бирешне көчтән чыгарса да, Тупраштагы вәзгыять әле дә чишелмәгән.

Чехиянең яшерен хезмәтләрендәге чыганаклар, "кайсы яктан гына карама, нефть агызуны туктатып тору артында урысларның тәкәбберлеге ята, әмма моны рәсми белдерүләрдә һич аңлатып булмый", дип белдерә. Анда, нефть кранын ябу артында Чехиядә американнарның радар корылмасын төзү карары ятуына беркем дә шикләнми.

Яшерен хезмәт вәкилләре фикеренчә, чех сәясәтчеләре энергетика өлкәсендә илгә янау мөмкинлеге калуын, Шәймиевләргә һәм Путинга бу өлкәдә ышанырга ярамавын танырга тиеш.

Мондый вәзгыять киләчәктә кабатлана ала, бусы тагын да мөһимрәк. Һәм бу Русиянең Чехияне һаман да үз тәэсире зонасында дип күрүенә генә бәйле түгел.

Русия бизнесы Чехиядә инде күпмедер эш алып бара. Ә (нефть төсле) стратегик чимал җиткерүне контроль итү шул бизнес мәнфәгәтләрен яклау өчен идеал корал булып тора. Яшерен хезмәт вәкилләре бик җәелеп китми генә шуңа ишарә итә - Чехиядәге стратегик проектлар тирәсендә, мисал өчен, Прага һава аланын хосусыйлаштыру очрагында, һәрзаман Русия яшерен хезмәтләренә бәйле булган ширкәтләрнең нык кызыксынуын күреп була.

"Respekt", 28 июль 2008 ел

XS
SM
MD
LG