киләсе тапшыру










кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 5940
0700-0800 7220
0900-1000 11730
1900-2000 5895
1900-2000 7380
2300-2400 7470
тапшырулар тәртибе

дөнья

Мари яшьләре “Мый марла ойлем!” чарасын уздыра

Мари телендәге китап тышлыгы

17.04.2009

Мари республикасының милли иҗтимагый берлекләре һәм дәүләт оешмалары, татар яшьләреннән үрнәк алып “Мин марича сөйләшәм!” чарасын үткәрә.

“Мый марла ойлем!” ("Мин марича сөйләшәм!") чарасын оештыручылар мари телен куллану даирәсен киңәйтү, аның дәрәҗәсен күтәрү, тел турында дискуссияне башлау, яшьләрне туган телләренә җәлеп итү максатын куя.

Чара барышында оештыручылар мари теленең дәүләт оешмаларында, кибетләрдә, транспортта ни рәвешле куллануын ачыкларга җыена. Шулай ук,  яшьләр мари телен белгән хезмәткәрләргә өстәмә акча түләгән оешмалар исемлеген дә төзергә уйлый.

“Мый марла ойлем!” барышында заманча жанрларда эшләүче яшь артистларның концертын оештыру, “Мый марла ойлем!” сүзләре язылган тамгаларны һәм тасмаларны, "Cинең марича беренче 150 сүзең" дигән буклетны тарату планлаштырыла.

Иң зур чара 26 апрельдә – милли каһарман көнендә узарга тиеш.

Бәйгене “У вий” мари яшьләр берлеге, “ВийАР” мәдәниара бәйләнешләр җәмгыяте, “Очрашу” татар яшьләр клубы, Мари милли конгрессы, “Мари ушем” яшьләр берләшмәсе, Йошкар Ола шәһәр идәрәсенең яшләр бүлеге, Мари иле республикасының мәдәният, матбугат һәм милли эшләр министрлыгы оештыра.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: РАМАЙ Юлдаш кайдан: Йошкар-Ола
26.04.2009 20:53
26 апреля 2009 в 19:12В РЕСПУБЛИКЕ МАРИЙ ЭЛ !В ГОРОДЕ ЙОШКАР-ОЛА.
ПЕШ КУГУ ТАУ! Всем кто принял участие в акции "Мый Марла Ойлем!" Все получилось здорово! На бульваре Чавайна в заключительном Этапе Было более 1000 человек, а может и больше! Концерт и акция,конкурсы! Муралтена, Кушталтена! Все было на уровне - и народу понравилось!!! Сергею Карпову И гордеевой ЗУР РЭХМЭТ!!!! Все ВЕЛИКОЛЕПНО! ГЛАВНОЕ НАЧАЛО ХОРОШО НАЧАЛОСЬ и ПРЕКРАСНАЯ ПАГОДА!!! ЕЩЕ вДОБАВОК ТЕМ более перед Вечером 25апреля прошел такой теплый и косой МАРИЙСКИЙ ДОЖДЬ А это хороший знак - что нам дорога открыта !!!" МАРИЙ ТАЛЕШКЕ КЕЧЕ!

кем: Габидуллин кайдан: Йошкар-Ола
18.04.2009 10:34
Бу хэрэкэт,рэсэйдэгэ милли компонентны бетеручелэргэ жавап !!!!Бу шовинистик рус ударына ,Татарнын,маринын,башкортнын контрудары !!!
     
текст зурлыгы - +

хезмәтләр:

подкастRSSmobile