киләсе тапшыру










кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 5940
0700-0800 7220
0900-1000 11730
1900-2000 5895
1900-2000 7380
2300-2400 7470
тапшырулар тәртибе

татарстан

Татар теле өчен кампания көчәя бара

20.04.2009

Имзаларны санаганда оештыручылар рәсми кәгазь бланкларга өстенлек бирергә җыена, әмма интернеттагы тавышларны да игътибарсыз калдырмаячак.

Бу көннәрдә активистлар Казан урамнарында рәсми кәгазьләр тутыртып имзалар җыя. Шулай ук, төрле кешеләр Бөтендөнья татар яшьләр форумы бюросына килеп шушы кәгазьләрне өйдә, эш урынында тутырырга алып китәләр, ди "Үзебез" хәрәкәте координаторы һәм форум бюросы җитәкчесе Руслан Айсин.

Татарстаннан читтә эшләүче татар оешмалары да үз төбәкләрендә имзалар җыя. Аннан соң алар бу кәгазьләрне почта аша Казанга, "Үзебез" хәрәкәтенә яки Бөтендөнья татар яшьләр форумы бюросына җибәрергә тиеш була. 

Шул арада икенче дәүләт теле кампаниясе интернетта җәелә бара.

Facebook челтәрендә төркем оештырылды, татар телен Русиядә икенче дәүләт теле итү идеясы социаль челтәрләр аша бөтен дөньяга  таратыла башлады. 48 сәгать эчендә бу төркемгә 100 кеше килеп кушылды. 

Belem.ru сәхифәсендә әлегә 300-гә якын тавыш җыелган, шулай ук uzebez.org сайтында да тавыш бирү бара.

Аларда шушы чараның рәсми бланкын да бастырып алып була, исем, фамилияләрне язып рәсми тавыш бирергә мөмкинлек бар.

Tatclub.net сайтында да фикер белдерү башланган.

Azatliq.org сәхифәсендәге сораштыруда да ике көн эчендә 100-дән артык кеше тавыш биргән.

Руслан Айсинның әйтүенә караганда, бу интернеттагы тавышлар акциягә нәтиҗә ясалганда игътибарга алыначак. Шушы интернеттагы тавыш бирү нәтиҗәләре Русия Думасына җибәрелергә тиешле аналитик кәгазьләргә керәчәк, ди ул. 

Бу мәгълүматлар татар теленә Русиядә икенче дәүләт теле статусын бирү турында кануный инициатива белән чыгарга нигез бирәчәк, дип аңлатты Айсин.  

Барлыгы бу кампания барышында 100 мең имза җыярга исәплибез, ди "Үзебез" хәрәкәте координаторы. Әлегә 6-7 мең кәгазь бланк җыелган. Шулай ук Русия төбәкләрендә татар яшьләр оешмаларыннан рәсми кәгазьләр килә башлады, ди ул.

Оештыручылар бу акциягә 2009 ел ахырында йомгак ясарга уйлый, әмма соңыннан да аны дәвам иттерергә план кора.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Мохаммад кайдан: Татарстан
23.04.2009 05:28
В Башкирии прошел митинг в защиту прав национальных республик :
http://www.regnum.ru/news/fd-volga/bash/1152957.html
-----------------------------------------
http://tatarica.yuldash.com/society/article1633

Мөселман-татарлар турында резолюция
Roza Kurban

Россиядә хакимияткә Путин килгәннән соң, Татарстанда һәм башка
төбәкләрдә мөселманнарга каршы ачыктан-ачык дошмани сәясәт башланды. 1999
елның ахырында, газ торбасын шартлаттылар, дигән нахак бәла тагып, Кукмара
районыннан 12 мөселман-татарны ун-унбиш елга төрмәгә утырттылар.
------------------------------------------

“Мы говорим имперцам-москвичам - руки прочь от башкир”:
http://bashpolit.ru/?p=3214#more-3214
-----------------------------------------
Национальный компонент Отменяется
Фандас Сафиуллин:
http://www.fandas-safiullin.ru/?topic_id=3&id=178
------------------------------------------
Учителя Нижегородской области потребовали отменить антиконституционный запрет на преподавание татарского языка в школах

http://www.tatarlar.ru/news.php?lng=ru&pg=11838
------------------------------------------
В Аналитическом центре Татнета считают , что в данный момент главным приоритетом для татар и других "нерусских" народов является отмена федерального закона N 309 от 2007 года , подписанный ВВ Путиным , который противоречит Конституции РФ-Россия .

Если эти негодяии , сидящие в ДУМе РФ-Россия, додумались Российскую Федерацию обозвать "Россией", то , если их не остановить они могут еще много дров наломать .

Этим татарским ребятам следовало бы собирать подписи против этого закона и отправить в Конституционный Суд , действующему президенту Рф-Россия , в госсовет РТ , а так же ярлычному призидинту РТ , и в местные Суды - от имени , по отдельности , родителей учащихся .

Против этого закона , отменяющий национальный компонент, должны выступить все "нерусские" народы !



кем: Анвар кайдан: альмат
22.04.2009 15:21
Надо отстаивать свои права всегда и везде в диалоге еще лучше в телевидение.

кем: Татар кайдан: Татарстан
20.04.2009 23:38
Ходай ярдәм итсен!
     

хезмәтләр:

подкастRSSmobile