киләсе тапшыру










кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 5940
0700-0800 7220
0900-1000 11730
1900-2000 5895
1900-2000 7380
2300-2400 7470
тапшырулар тәртибе

татарстан

Русиядә татар теле рәсми тел булырмы?

Бауманда имза җыю

21.04.2009

Русиядә татар телен икенче дәүләт теле итү өчен Казанда имзалар җыю дәвам итә. Яшьләр форумы ниятләгән 100 мең тавыш әлегә җыелмаса да, бу чара Русиядә ыгы-зыгы китереп чыгарды.

Бүген барлыгы 7 мең тирәсе имза җыелган. Татар яшьләре форумы җитәкчесе Руслан Айсин әйтүенчә, алар барлыгы 100000 тирәсе имза тупларга өметләнә. Әлеге эшкә Русия төбәкләрендәге татар яшьләре оешмалары да кушылган.

“Мәскәү өлкәсе, Башкортстанда, Ульянда, Самарада, Себердә бик актив эш алып баралар”, ди Айсин.

Мәскәүгә татар телен икенче дәүләт теле итү турында имзалар җибәрелмәгән килеш, Русия Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Любовь Слиска “татар яшьләрен язгы чир белән авырый” дип бәяләде инде.

Слискага хат язганнар

Руслан Айсин Татар Яшьләре форумы исеменнән Любовь Слискага ачык хат язган.

“Бездә гомумән чир юк, чөнки татар теле өчен гомер-гомергә көрәш алып барганнар. Халкыбызның хокукларын яклау – чын татарның бурычы. Безнең өчен ул гадәти әйбер. Күрәсең, Мәскәү түрәләре өчен ул йә мәзәк, йә чир булып тоела”, ди Руслан Айсин.

Руслан Айсин
Безнең карашыбызча, язгы котыру Дәүләт Думасының үзенә хас. Дума эшчәнлегендә “котырынулар”, шовинистик фикерләүләр һәрдаим булып торды. Канун нигезендә латин графикасын тыйгач, Дәүләт Думасында күп миллионлы татар халкын сатлыкҗанлыкта гаепләдегез, диелә Слискага юлланган хатта.

“Мәгарифтә милли-төбәк компонентын бетерү, Бердәм дәүләт имтиханын да урыс телендә генә тапшыру үзе ни тора. Бу мәсьәләләрдә депутатларның үзләренең сәламәтлекләрен тикшерергә кирәк. Безнең депутатлар чынбарлыктан ерак тора. Алар илдә ниләр барганын күрми”, ди Айсин.

Аның сүзләренчә, Слисканың украиннар белән беларусларның татарлардан күбрәк дип әйтүе илдәге тормышны белмәвен күрсәтә.

“Рәсми мәгълүматларга караганда, украиннар 2 млн, ә беларуслар 800 мең. Димәк, Дәүләт Думасының җитәкчелеге хәбәрдар түгел икән, бу бөтен сәяси даирәнең дәрәҗәсен күрсәтә. Аннан соң татар телен икенче дәүләт теле итү Яшьләр форумының, Айсинның гына теләге түгел. Бу бөтен татар яшьләренең мәнфәгатьләрен яклау. Шуңа күрә дәүләт аны хәл итәргә тиеш”, диде ул.

Чечняда татар теле дәүләт теле булырмы?

Татар телен Русиядә икенче дәүләт теле итәргә омтылу җитәкче даирәләрдә дә, пәрәвез сәхифәләрдә дә бәхәсләр китереп чыгарды. Хәзер “Мин татарча сөйләшәм” акциясенең чираттагы чарасы турында Мәскәү матбугаты да шаулый башлады. Әмма Казанда чыга торган татарча газетларның күпчелеге бу турыда артык язмый да, сөйләми дә.

“Русский обозреватель” язуынча, Дәүләт Думасының милли мәсьәләләр бүлеге җитәкчесенең беренче урынбасары Аркадий Баскаев, илдә 80% урыс халкы яшәгәндә, татар теле дәүләт теле була алмый. Әгәр дә татар теле дәүләт теле була калса, Русиядә яшәүче башка халыклар да үзләренең телләрен өченче, дүртенче тел итәргә хокуклы, дип белдергән.

Әлеге язмада, алай гына да түгел, татар җәмәгатьчелегенең һәм милләтче татар яшьләренең теләкләрен дәүләт бәйсезлегенә куркыныч тудыру, дип бәяләргә кирәк диелә.

“Русиягә ике тел кирәкме” исемле шул ук язмага фикер язып калдыручылар арасында илнең Конституция төзелешен үзгәртергә теләгән өчен татар яшьләрен  хөкем итәргә кирәк. Татар теле икенче дәүләт теле булса, Русиянең таркалуы тизләнәчәк бит, дип әйтүчеләр дә бар.

Ә менә украиннар исә хәтта урысларны бетүгә юл тотулары белән тәбрикли дә башлаган.

Русиядә татар телен икенче дәүләт теле итү хыялын күпләр бөтен ил буйлап татар теле урнашыр дип аңлаучылар да бар. Мәсәлән, Чечняда, Ерак Көнчыгышта.

“Русия татарлар һәм төрки халыклар күпләп яшәүче төбәкләрдә, сан буенча икенче урында яки зур диаспора булган җирләрдә татар теле икенче дәүләт булсын, дип әйттек. Мәсәлән, Идел-Уралда, Себердә татарлар бик күпләп яши. Дәүләт Думасы канун кабул итсә, төбәкләрнең хөкүмәтләре әлеге эшне тормышка ашырырга тиеш була, ди Айсин.

Казан халкы татар теленең дәүләт теле булуына ризамы?

Көн саен диярлек Казанның Бауман урамында татар телен дәүләт теле итәр өчен имзалар җыю оештырыла. Имза җыючы Казан Дәүләт Университеты студенты Ләйсән Рәхимова сүзләренчә, өлкән яшьтәге урыслар әлеге эшкә каршылык белдерә икән.

“Урыс хатыннары безнең янга килеп, урыс балаларының татар телен өйрәнергә теләмәүләрен белдерә. Аларның фикерләре үзләрендә генә калсын иде. Бер хатын “сез башта татар телен кызыклы итеп укыта белегез! Урыс балаларының 10 сыйныфтан соң татар телен өйрәнәселәре килми. Югары уку йортларында татар теле мәҗбүри укытыла. Балаларның татар теле дәресләренә барасы килмәүләрен әйтә, ди Ләйсән Рәхимова.


Бауман урамында кул куючыларның күпчелеге татар теленең дәүләт теле булачагына ышанып бетми.

“Кул куюның мәгънәсен аңлап бетерә алмыйм. Әмма барыбер татар теле дәүләт теле булсын”, ди Алинә исемле кыз.

Ә менә Алинә татар теле дәүләт теле булса, бәлки, татар яшьләре туган телләрендә сөйләшә башлар иде, дип өметләнә.

Татар теле Русиядә икенче дәүләт теле булсын өчен имза җыюлар ел ахырына кадәр алып барылачак. Аннан соң алар Дәүләт Думасына җибәреләчәк.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
25.04.2009 22:45
ХД "Ватан" фиркасы 4-5 пикетлар оештырган иде Мэскэудэ татар теле рэсэйдэ дэулэт теле булсын дип 9Пушкин мэйданынды 23-27 еллар) шунда узган барган халыкнын купчелеге, "булсын, без каршы тугел" дип жавап кайтардылар. Дорес, мэскэудэ имзалар жыймадылар, хэттэ узган-барганар, кая имза куим дип, килгэннэре дэ булды. Каршы сулэйчелэрдэ бар иде. эммэ алар куп тугел иделэр. Бик якшы адым, яшлэргэ унышлар телим, бэлки мэскэудэ дэ имзалар жыярга кирэктер? Тик тексты бер булсын иде, текстын языгыз, опросник сыйфатын да шулай ук курсэтегез, бер стандарт булсын. Э, рэсэй дэулэтен татар яшлэре дигэн уйдырмага исегез китмэсен алар шулай куркытмакчы булалар.

кем: камил кайдан: казан
25.04.2009 08:09
куп кенэ татарлар булмый дилэр.булмаса да бу эшнен эхэмияте бик зур булачак.азатлык очен корэшкэ яшь лэр кушыла алар беренче чиркангыч алачак корэш тэмен татыячак.азат булу вакыт эше.лэкин котеп ятарга ярамый. икелэнучелэр хотя бы читтэн генэ карап торыгыз буталмагыз

кем: Bulat кайдан: Alabuğa
24.04.2009 21:51
İmza cıyu- Rusiye digen ildeme? Keşe köldermegez, zinhar! Elbette Tatar yeşlerenin bu adımı millet kileçegine ömet utı östep tora. E inde neticeler bilgele bulğaç, bu ömet utının niqeder köçle ikenene de inanıp bulırdır. Şulay da üzennen Rusiye digen ber sazlıqta yeşewenne belgeç, mondıy imza cıymışnın barıp cığışına şik digen nerse quna da quya.

кем: камил кайдан: казан
23.04.2009 08:37
тамчы таш тишэ.хэр тавыш тамчы ул.империя дигэн таш барыбер тишелэчэк.алга-тавыш бируне туктатмаска.

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
22.04.2009 20:11
Юк, юк, эшне дэвам итэргэ кирэк. Ул бит урыс империясына каршы чараларнын берсе. Империя жимерелу чорында анын башлыклары да ничек булса да узенен колонияларынын халыкларын тынычландыру юлларын караячаклар. Исегездэ тугелмени, нигэ Б. Ельцин татарга купме кирэк, шул кэдэрле азатлык алыгыз дигэн иде? Эше хортилектэн, империясы жимерелу чорында. Замана - куласа, чорлар да шулай.

кем: Уфалы кайдан: Уфадан инде
22.04.2009 20:04
NurTatar дускаем... Ни әйтәсем килә сиңа. Юлны юлчы үтә, ә юл читендә,- бара алмаем, дип, маңкасын маңгаена сылап үтырган бәндә үтми.

кем: Шайтан кайдан: Мәскәү
22.04.2009 19:56
кем: NurTatar кайдан: Tatarstan "22.04.2009 15:29 Минемчә, бу барып чыкмас - безгә үз телебездә язуны (латиницада) һәм имтихан бирүне тыйгач, телебезне дәүләт теле итә алмабыз..."

Өметсезләнүчеләр бар. Безнең сафлар ишәя...

кем: NurTatar кайдан: Tatarstan
22.04.2009 14:29
Минемчә, бу барып чыкмас - безгә үз телебездә язуны (латиницада) һәм имтихан бирүне тыйгач, телебезне дәүләт теле итә алмабыз...

кем: юлчы кайдан: юлдан
21.04.2009 19:39
Сез- дөрес юлда!

кем: Өмет кайдан: Татарстан
21.04.2009 16:24
"Русиядә татар теле рәсми тел булырмы?"
Булдырабыз! Булдырырбыз!! Булыр!!!
     
текст зурлыгы - +

хезмәтләр:

подкастRSSmobile