киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 5940
0700-0800 7220
0900-1000 11730
1900-2000 5895
1900-2000 7380
2300-2400 7470
тапшырулар тәртибе








тавыш бирү

... ... ...

партнерлар




татарстан

Казан Тукай көнендә татарча сөйләште

27.04.2009

“Үзебез” хәрәкәтенә “Мин татарча сөйләшәм” акциясен уздырырга Татар конгрессыннан кала башка дәүләт оешмалары ярдәм итә алмаган.

“Мин татарча сөйләшәм!” акциясе 26 апрельдә көндезге сәгать бердә Бауман урамында башланды. Әлеге чара, Тукайның 123 еллыгы уңаеннан Муса Җәлил театры янында үткәрелгән, шигырь бәйрәме белән бервакытта башланды.

Акцияне оештыручыларның берсе Римма Бикмөхәммәтова сүзләренчә, башка еллардан аермалы буларак, быел “Мин татарча сөйләшәм!”не оештырырга Татар конгрессы гына ярдәм иткән. Милли чара өчен бюджеттан акча бүлеп бирелгән, әлегә тоткарлана гына икән. Акча Мәгариф министрылыгына, ТНВ каналына июль-декабрь айларында гына күчерелер дип көтелә.


“Мин татарча сөйләшәм!” чарасын оештырырга редакцияләр, шәхси затлар ярдәм иткән. Казан мэриясе әлеге эшкә теләктәшлек белдерсә дә, бары тик җыенны уздырыр өчен урын һәм Бауман урамында реклам кәгазьләре элеп куюны гына башкара алган. Ә Мәгариф министрлыгы исә акциядә җиңүче дип табылган балаларга бүләкләр бирергә дә мөмкинлек таба алмаган. Мәктәп укучыларына бүләкләрне “Үзебез” хәрәкәтенә табарга туры килгән.

“Мин татарча сөйләшәм!” иҗтимагый оешма, гади кешеләр тарафыннан оештырыла. Мондый чараны хакимият үз канаты астына алса, ул, киресенчә, югарырак дәрәҗәдә уздырылган булыр иде. Әмма безнең хәрәкәтнең дәвамы бар. Марилар, башкортлар үзләрендә әлеге хәрәкәтне башлап җибәрде. Киләсе елга бәлки башка урыс булмаган халыклар да кушылыр әле”, ди Римма Бикмөхәммәтова.

Әмма ничек кенә булмасын, 26 апрель көнне Бауман урамында татарча җырлар, шигырьләр яңгырады. Исмаил, “Алканат”, “Иттифакъ”, “Хат” төркемнәре татар яшьләренә заманча җырлар башкарды. Театр училищесы студентлары Тукайның шигырьләрен дә ирештерде.

Чараны алып баручылар татар яшьләренә: “Без урыс та, инглиз дә түгел, шуңа күрә, әйдәгез, татарча гына сөйләшик!”, дигән өндәмәләр белән чыкты.
Бауман урамына җыелган халык
“Мин татарча сөйләшәм!” акциясе кысаларында татар журналистлары Татарстанда ике дәүләт телен санга сукмаган оешмаларга хатлар язды, шалтыратулар булды. Татар телен урыс теле белән тигез кулланган “Cahs & Carry”, “Вамин”, “Атабай суы” оешмалары рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Болар башкалар өчен үрнәк булырлык җитештерүчеләр һәм сәүдә үзәкләре. Чөнки алар мәгълүматны ике телдә бирә, татарча сөйләшәләр. Этикеткаларында мәгълүмат ике телдә бирелә”, ди Бикмөхәммәтова.



Татар телен санга сукмаучылар өчен кара исемлек тә төзелгән. Исемлекне барлау һәрдаим дәвам итәчәк.

“Моның нәтиҗәләре Министлар кабинетына, Юстиция министрлыгына, Прокуратурага тапшырылачак. Минемчә, җитештерүчеләр татар теленә кулланучыларның игътибары барлыгын аңларга тиеш. Әгәр дә алар моны аңлап эшләсә, безгә дә, аларга да отышлы булыр иде”, ди Римма Бикмөхәммәтова.

Кара исемлеккә керүче оешмалар, сәүдә үзәкләре шактый. Шулар арасында “Эдельвейс” кибетләре, Казан ит комбинаты һәм башкалар бар.


“Башкортстаннан китерелгән казылыкларга башкортча һәм урысча язылган. Ә бездә ул юк. Ни өчен? Әгәр татарча да язсалар, күңелле булыр иде”, диде Римма Бикмөхәммәтова.

Бауман урамында узган җыенда татар телле матбугат чаралары “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенә бүләкләр дә тапшырды. Шундыйлар арасында “Безнең гәҗит”, “Азатлык” радиосы да бар иде. “Азатлык” радиосы татар теленең сафлыгын саклаучы татар журналистына махсус бүләк тапшырырга вәгъдә иткән иде. Бәллүр вазаны радионың Казан бүлеге мөдире Римзил Вәли “Ирек мәйданы” газеты журналисты Римма Бикмөхәммәтовага тапшырды.

"Азатлык"тан Римма Бикмөхәммәтовага бәллүр ваза тапшырылды
Шигырь бәйрәме белән “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең бер вакытта уздырылуы күпләрдә кәнәгатьсезлек тудырды. Бу татар халкының таркаулыгын күрсәтә, ди яшь шагыйрь Рифат Сәлах.

“Татар халкы болай таркау булырга тиеш түгел иде. Чөнки яшьләр белән картларның аерылуы буыннан чылбырының югалуын күрсәтә. Әлеге чараларны төрле көннәрдә Тукайның атналыгы итеп уздырырга кирәк”, ди ул.

Татар Яшьләре форумы җитәкчесе Руслан Айсин сүзләренчә, шигырь бәйрәмен яшьләрне җәлеп итәрлек итеп уздырырга кирәк.
Ә Татарстан язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов исә, Тукай ул киң, бөтен халыкны бер мәйданга җыеп булмый. Бөтен урамнарда да узсын, дип әйтә.

“Мин татарча сөйләшәм!” акциясе һәм шигырь бәйрәме дә бер-бер артлы Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
бу форум ябык
     
фикерләр
кем: Иркә кайдан: Казан
07.05.2009 09:10
Яшьләрнең 17-18 яшьлекләре сокландырды. Чыннан да чагыштырмача иркенлектә үсү үзенең җимешләрен бирер ахры. Өмет туды. Марат хаклы, азиатщинадан котылырга кирәк. Монда рус телендәге мәгънәсе турында бара. Марат тагын икенче әйбердә хаклы, бүген эчке мобилизация барырга тиеш. Азиатщинасыз. Бәйсезлек турында моменты җиткәч кычкырырлар. Без аны шул эчке мобилизация белән якынайтырга тиеш. Ни өчен 90нчы еллар уңышын беркетә алмадык. Чөнки эчке әзерлек юк иде. Катлам бик юка иде. Дөресен әйткәндә, ул сәясәт өчен көрәшүчеләр өчен генә кирәк иде. Монда җиңелүчеләр. Казанда җиңүчеләр. Аерымлык шунда гына. Казандагыларны без беләбез алардан нәрсә көтәргә, мондагылар реаль управлениедә катнашкан кешеләр түгел, шунлыктан без сезне белмибез. Сүз әле действие дигән сүз түгел

кем: Рифат Сәлах кайдан: Казан
07.05.2009 03:27
Хөрмәтле Руслан әфәнде Айсин. Сез чынлап та Тукай бәйрәме яшьләрне җәлеп итмәслек булды дип саныйсызмы? Ни рәвешле җәлеп итеп була дип уйлыйсыз.
Мин мәсәлән бу фикер белән гомумән дә килешмим. Әлеге сүзләрне сез әйттегез микән дип шикләнәм. Аннары, бер үк вакытта булган чараларның кайсына тартырга? Алар бит бер-берсен "исключающий" түгел ласа. Әллә мин шулай уйлап ялгышаммы?

кем: Marat Kilde кайдан: Qazan
30.04.2009 12:00
Әфәрин, җегетләр!!!
Ниһаять дрязги-склока (ыгы-зыгы) лардан пакь булган җаңа буын җитешеп килә, бугай. Милләтебездә булган азиатчинаны кызган корыч берән көйдертеп чыгарып бердән-бер аурупачылык, 400 млн. җыллык тарихлы булган Дөнҗа кешелеге тарихының җөзек кашы булган аурупачылык буйлап тайпылышсыз җул гына - безнең милләтебезнең җәшәп калу өчен булган бердән бер чарабыз!!!
Милләтебез урыстан сан җагы буенча да мобильрәк. Отышлы җагыбыз. Уңышлар.

кем: Säğit Xäyri кайдан: Ankara
30.04.2009 00:21
"Qaza"dan Rimmağa cawap:
"миллэтлэреннэн, теллэреннэн ояла кыргызлар да, узбэклэр дэ"

Berençedän, üz millätennän, telennän oyaluçı üzbäkne yäise başqa törkine kürgänem yuq äle minem.

İkençedän, ni öçen, äytik, estonnarnı yäisä finnärne ürnäk itep almıysız? Ni öçender çın demokratiya urnaşa almağan Urta Aziyä illären tiskäre yaqtan misal itep kürsätäsez. Rusiyädän qotılıp bäysez bula alğan Finlandiya yäki yaña tarixta bäysezleklärenä ireşkän Baltiq däwlätläreneñ (şulay uq Polşa) täcribäsen öyränergä kiräk.

Ä inde Urta Aziyä törki cömhüriyätlärendä, närsä genä äytmägez, çın demokratiya urnaşmasa da, Qırğızstannan tış başqalarında däwlät bularaq üz milli tellären saqlap üsterü öçen şaqtıy ğamällär tormışqa aşırılğan, bigräk tä Üzbäkstan belän Törekmänstanda.

Tatarstan isä telne saqlaw ölkäsendä alar kebek başqara almadı, çönki bäysez tügel, gel Mäskäwgä qararğa mäcbür.

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
29.04.2009 22:51
Шаяртмагыз, сез, администрация хезмэтчелэре. Шул ук Айсин да. Менэ мин сорыйм: кемдэ, мэсэлэн, амбиция? Фэузиядэме яки миндэме? Нинди сон яна идея кирэк? Эгэр сезнен эшлэрегез ничек булса да империяны хем анын ялчысы Казан колониаль администрациясын яклау икэн, мона сукыр бер тиен дэ жэл. Юкка тырышмагыз, администрацияда чыбык очында утырып булса да Милли Межлискэ типмэгез. Безне башка шома малайлар алдый алмаслар.

кем: марат кайдан: казан
29.04.2009 13:10
Әлбәттә егетләр, кызлар белән дә килешми булмый. Баштан эчке мобилизацияне ныгытырга кирәк, ныклап тупланырга, эчке бәйсезлекне булдырырга кирәк. Ләкин шул ук вакытта төп максат-- бәйсезлекне дә маяк итеп алу зарур.Ансыз берничек булмый. Чөнки начар тәҗрибәбез бар бит инде--90чы еллардан соң әз генә ирешкән уңышларыбызны да ( үзегез күреп торасыз) бетереп баралар. алданырга ярамый.тагын бер ике алдануыбыз соңгысы булырга мөмкин!

кем: Руслан Айсин кайдан: башкала
29.04.2009 09:41
мин Римма белэн килешэм,
шул ук бер суз, бер нинди яна идея юк, гамэл юк
тик амбициялэр генэ...

кем: Rimma кайдан: Qaza
29.04.2009 09:07
Колония, колония, коллык... кимсету сэясэте..., шэйми, тегесе-бусы...Аййй арыттырды бу сузлэр уже. азатлык кунеллэрдэ беренче чиратта булырга тиеш, аерым дэулэт алып бирудэн генэ проблемалар чишелми, энэ кыргызстан, узбэкстан да аерым дэулэтлэр, э миллэтлэреннэн, теллэреннэн ояла кыргызлар да, узбэклэр дэ. димэк, мэсьэлэ монын белэн генэ чишелми.

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
28.04.2009 16:40
Күпме тора соң ул, Тукай премиясы?
Минемчә, хәзергә, ул премиядан файда тапканнардан из зурысы Казан колониаль администрациясы. Ә бит, Тукай исеме - ул бит милли татар бренды, аны беркем дэ монополь рэвештэ үзләштерергә хокукы юк. Шуна курә, алла бирсә, Татарстаннын сөргендәге хөкумәте, аны халыкара премияга әверелдереп, чиновниклар кулыннан алырга тырышачак. Җитәр Тукай премиясын татарча яза белмәгән, Тукайнын кем икэнен белмәгән кешеләргә өләшү. Бу бит чеп-чиста Шайминын "межконфессиональ и международный мир" дигән татарны кимсетү политикасы. "Ин башта урыслар, аннан сон - татарлар" диде бит анын вэкиле иптэш Д. Исхаков. Хэзер менэ Тукайны шул кирэк-яракларына кулланалар.
     

хезмәтләр:

подкастRSSmobile