Accessibility links

Патриархат Русияне чиркәүләр белән капламакчы


Русия һәм Мәскәү патриархы Кирилл
Русия һәм Мәскәү патриархы Кирилл

Праваслау чиркәве башта Мәскәү хакимияте ярдәмендә Русия башкаласында кимендә 200, ә аннан соң бөтен илдә күпләп гыйбадәтханәләр төзергә җыена.

Мәскәүдә әлеге чиркәүләр тиз төзү ысулы белән корылачак. Мәскәү мэры Сергей Собянин, шушы беренче 200 гыйбадәтханәне төзү өчен бернинди тоткарлык та булмаячак, дип белдерә.

Русия башкаласының үзендә башта 200 чиркәү төзү турында сүз башласалар да, аның белән генә тукталып калмаска җыеналар. Мәскәү мэры да, Русия һәм Мәскәү патриархы Кирилл да миллионлаган мәскәүләрнең рухи таләпләрен канәгатьләндерү өчен төзелешнең икенче чиратын да башларга җыенуларын әйтә.

Әлеге чиркәүләрне төзүгә ярдәм итү өчен махсус вакыф төзелгән. Аның багучылар шурасы сайланган.

Мәскәүне чиркәү чаңнарына күмәргә җыенучылар әзерләгән документта “Безнең өчен Мәскәүнең яңа бистәләрен каплап алачак “200-проекты”ның икенче чиратын тизрәк тормышка ашыра башлау зур әһәмияткә ия” дип белдерелә.

Алар яңа бистәне проектлаганда яңа мәктәпкә һәм сырхауханәгә урын калдырылган кебек, яңа гыйбадәтханә өчен дә җир алдан ук билгеләнгән булырга тиеш”, дип әйтә.

Патриарх Кирилл фикеренчә, Мәскәү праваслау динендәге һәр кешегә туры килгән чиркәүләр саны буенча Русиядә иң арттагы урында тора. 35 мең кешегә бер, ә кайбер урыннарда 100 мең кешегә бер гыйбадәтханә туры килә икән.

Чиркәүнең “Җиңү көне”

Патриархат вәкилләре Мәскәүдән башланачак, ә аннары бөтен Русиягә җәеләчәк шушы чиркәүләр төзүгә тотынуны “җиңү көне” дип атый. Белдерүдә “Бу җиңү көнен якынайту өчен бөтен көчебезне куйдык” дип әйтелә.

Русия православиясе өчен 29 апрель “Җиңү көне”булып тора. Чөнки нәкъ шул көнне, Дубровкадагы театр үзәге янында изге Кирилл һәм Мефодийга аталган чиркәүгә нигез ташы салынды һәм шул тантана вакытында күпләп чиркәүләр төзеләчәге турында игълан ителде.

Тиз арада чиркәүләр төзү һәм праваслау динен хакимият ярдәме белән көчәйтү сәясәте Мәскәүдә генә тукталып калмаячак. Патриарх Кирилл Мәскәүнең башка төбәкләр өчен үрнәк булачагын әйтә. “Әлеге програм тормышка аша калган очракта, Русиянең дини харитасын да зур үзгәрешләр көтәчәк”, ди ул.

Болар барсы да хакимиятнең исламга карата салкын мәнәсәбәттә калуы сурәтендә бара.

Мөселманнар күпме сорап карасалар да, Мәскәүнең Текстильщики бистәсендә яңа мәчет төзү үтенече, җирле халык теләгенә сылтау итеп, кире кагылды.

Русиянең башка төбәкләрендә дә мөселманнар җир ала алмыйча, канун булуга карамастан, гыйбадәтханәләрне диндарларга кире кайтара алмыйча иза чигә.
XS
SM
MD
LG