тыңлау

хәзер эфирда

илдә һәм дөньяда

киләсе тапшыру









кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 5940
0700-0800 7220
0900-1000 11730
1900-2000 5895
1900-2000 7380
2300-2400 7470
тапшырулар тәртибе

дөнья

Ингуш президентына һөҗүм ясалды

22.06.2009

Җәрәхәтләр алган Юнысбәк Евкуров авыр хәлдә Мәскәүгә китерелде. Русия президенты Дмитрий Медведев "кырыс җавап" вәгъдә итте.

Русия президенты Дмитрий Медведев 45 яшьлек хәрби күзләүче Юнысбәк Евкуровны Ингуш республикасы президенты итеп сигез ай элек кенә билгеләгән иде. Дүшәмбедә Назраньнән Магаска барганда президент кәрваны юлында шартлау яңгырады.

Русиянең баш прокуратура сүзчесе Владимир Маркин сүзләренчә, 70 килограм тротил күләмендә шартлаткыч юл буенда торган чит ил машинасына куелган булган, интиһарчы үзе дә шунда утырган дип фаразлана. Шартлау нәтиҗәсендә машинадагы ике кеше һәлак булган, тагын икесе, шул исәптән, президент Евкуров җәрәхәтләр алган.

Зыян күргән машина
Һөҗүмнең башкарылу вакыты һәм рәвеше аны Төньяк Кавказдагы сугышчылар башкарган, дигән фаразларга сәбәп булды. Нәкъ 5 ел элек Назраньдә милиция көчләренә ясалган һөҗүмнәр нәтиҗәсендә 80-нән артык кеше һәлак булган иде.

Апрель аенда таратылган видео-тасмада кыр командиры Доку Умаров "Риадус Салихин" интиһарчылар төркеменең аякка басуын һәм бу елның "һөҗүмнәр елы булачагын" әйткән иде.

Русиянең иминлек хезмәте башлыгы Александр Бортников бүген президент Медведев белән очрашуында бу һөҗүм артында чечен-ингуш сугышчылары тора дигән фикер әйтте.

"Ингуш һәм чечен милициясе әүзем гамәлләре белән бандитларны караңгы почмакларга куып кертте. Бүгенге һөҗүм бандитларның моңа җавабы. Евкуров исеменә янаулар элек тә булды", - диде Бортников.

Соңгы өч атнада гына Дагыстанның эчке эшләр министры генерал-лейтенант Адилгәрәй Мөхәммәттаһиров һәм Ингушетиянең ике югары рәсмие үтерелде.

Һөҗүм булган урын
Евкуровка ясалган һөҗүм өчен әлегә беркем дә җаваплылыкны үзенә алмады.

Элекке президент Мурат Зәзиков Евкуровка авыр мирас калдырып китте. Ингушетия Русиядә иң тотрыксыз һәм коррупциягә баткан республикаларның берсе санала.

2008 елда гына анда 61 террор гамәле теркәлгән, 70 милиция хезмәткәре үтерелгән, 167-се җәрәхәтләр алган. Моңа җавап итеп милиция көчләре үзләрен ислам сугышчылары дип атаган яшь мөселманнарны бастырып килде.

Евкуров хакимияткә килгәч вазгыятьне үзгәртергә алынды. Оппозициянең берничә яшь активистын үз такымына алды. Коррупциягә каршы көрәш игълан итте. Узган атна эш хакларын түләмәү, канунсыз эштән куулар, коррупция гамәлләре турында турыдан-туры үзенә шалтыратырга кушып халыкка үзенең кесә телефоны номерын бирде.

Евкуровның коррупциягә каршы шушы эшчәнлеге аркасында бүгенге һөҗүм артында Зәзиков тарафдарлары торырга мөмкин дигән фаразлар да әйтелә.

Зәзиковтан аермалы буларак, Евкуров җәмәгатьчелек белән даими очрашулар оештырды, халык белән аралашу өчен махсус email адресы булдырды. Узган ел үтерелгән бәйсез ingushetia.org интернет сәхифәсе мөхәррире Магомед Евлоевның әти-әнисе белән очрашты.

Медведев белән Евкуров Магаста
Гыйнвар аенда Магаска килгәч Русия президенты Евкуровка хуплавын белдереп, республикага 29 миллиард рубль ярдәм вәгъдә итеп киткән иде. Бүгенге һөҗүмнән соң Медведев Евкуровның эшчәнлеген уңай яктан искә алды.

"Ингушетия президенты соңгы вакытта чынлап та республикада тәртип урнаштыру өчен күп эшләде. Әлбәттә, бу бандитларга ошамый. Бүгенге һәҗүм нәкъ менә шул эшчәнлеккә, хакимиятнең көчләнүенә җавап."

Әмма шушы эшчәнлегенә карамастан, Евкуров әллә ни нәтиҗәгә ирешә алмады. Шушы елның 4 аенда гына республикада тагын 59 кеше үтерелгән, шул исәптән 18 милиция хезмәткәре.

Медведев, сугышчыларга кырыс җавап кайтарырга кушты һәм үзенең Көньяк бүлгедәге вәкиле Владимир Устиновны Ингушетиягә җибәрүен игълан итте.
бу форум ябык
     
фикерләр
бу форумда әлегә фикер юк, башлап яз
     
текст зурлыгы - +

хезмәтләр:

подкастRSSmobile